Альберт Гыйльметдинов: "Безнең максат - мәктәпкә көчле лидер укытучыны китерү"

2009 елның 12 августы, чәршәмбе
"Белем бирүнең сыйфаты укытучының әзерлек дәрәҗәсеннән тора", - дип белдерде бүген ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов. Казанның 7 нче гимназиясендә, республика педагогларының август конференциясе кысаларында, "Мәгарифне PRлаштыру: педагогик җәмәгатьчелекнең массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итүенең нәтиҗәле юллары" дип аталган секция утырышы вакытында.

Министр сүзләренчә, соңгы 10 елда мәгариф системасында бик күп эшләр башкарылган: уку йортлары компьютерлаштырылган, бик күп мәктәпләр салынган. "Әмма мәктәпләрнең материаль-техник ягын яхшыртып кына, мәгарифтә алга китеш булмаячак. Безгә белем бирү системасында алгарыш - принципиаль яңа идея кирәк. Без бу идеягә килеп җиттек һәм ТР Президенты каршында аны тормышка ашыручы комиссия оештырылды. Безгә көчле һәм нәтиҗәле белем бирү системасын төзергә кирәк", - диде А.Гыйльметдинов. Аңлашлыла ки, әлеге проектны тормышка ашыру зур чыгымнар таләп итәчәк, әмма ул үзен аклаячак дип көтелә.

Билгеле булганча, махсус төзелгән комиссия Татарстанда "Киләчәк" дип аталган мәгарифне үстерү программасы турында агымдагы елның 14 июлендә Казан Кремлендә фикер алышты. Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк: әлеге проект ведомствоара характерда булып, ул балалар бакчаларыннан алып югары уку йортларына кадәр юнәлешләрне үз эченә алачак.

Альберт Гыйльметдинов бүген секция утырышында катнашучы журналистларга: "Сез мәгариф системасыннан нәрсә көтәсез?" - дигән сорау бирде. Журналистлар үз чиратында әлеге программаның үзенчәлеге нидә булу белән кызыксынды.

Министр хәбәр иткәнчә, бөтен илләр белем бирү системасына реформа уздыру белән шөгыльләнеп караган һәм мәгарифкә финанслар салуга, сыйныфларның күләмен кечерәйтүгә карамастан, бар җирдә диярлек уңышсызлыкка очраган - белем сыйфаты яхшырмаган. Реформалар Сингапурда, Көньяк Кореяда, Гонконгта гына уңышлы нәтиҗә биргән. Уңышка ирешкән илләр тәҗрибәсеннән күренгәнчә, анда иң элек укытучыга зур игътибар ителгән.

"Безнең максат - мәктәпкә көчле лидер укытучыны китерү. Чөнки барысы да кеше факторына бәйләнгән. Әлбәттә, заманча мәктәпләр дә кирәк, әмма көчле укытучы булмаса, бу гына нәтиҗә бирмәячәк. Шуңа күрә дә "Безнең яңа укытучы" программасы эшләнә", - дип белдерде министр. Бу программаның нигезенә Бөекбританиянең тәҗрибәсе салыначак дип көтелә. Бу илдә дә 6 ел элек укытучының дәрәҗәсе төшкән булган, мәктәпкә яшьләр килми башлаган. "Безнең яшь укытучы" проекты тормышка ашырыла башлау белән, 22-30 яшьлекләр арасында педагог һөнәре иң дәрәҗәлегә әйләнгән.

Укытучының дәрәҗәсен күтәрү дигәндә, министр педагогларның хезмәт хакын 15 мең сумга кадәр җиткерү, торак бирү, шәхси ноутбук белән тәэмин итү, аңа эш кирәкле барлык программаларның урнаштыру, электрон ресурсларга тоташтыруны күз алдында тота. "Иң яхшы корпорацияләр белгечләрне ничек җәлеп итә - без дә шул тәҗрибәне исәпкә алырга тиеш", - ди министр. Проектны тормышка ашырганда, педагогик вузлар гына түгел, техник югары уку йортларын тәмамлаучыларны да мәктәпкә китертү турында уйланыла. Өстәвенә укытучы гади педагог кына түгел, ә ә укытучы-тикшеренүче, укытучы-эксперт буларак та күзаллана. "Без талантлы, лидерлык сыйфатларына ия булган яшьләр мәктәпкә килер дип өметләнәбез", - диде министр.

Бүгенге көндә мәгариф системасында 40 меңнән артык педагог исәпләнә. Чңа системаны керткән очракта, әлеге укытучылар кайда китәчәк? Бу сорауга җавап биреп, А.Гыйльметдинов 7 нче сыйныф укучылары арасында БДИ технологияләренә нигезләнеп, фронталь интернет-тестлаштыру уздырырга теләүләрен, шулай итеп һәр укучының ни рәвешле үсүен һәм һәр укытучының ничек эшләвен күрергә мөмкинлек булачагын әйтте. Шулай ук укучылар арасында аноним анкеталар таратып, укытучыларның эшенә бәя биреләчәк.

Министр, бүген журналистларга мөрәҗәгать итеп, мәгарифтә алып барыла торган реформаларның массакүләм мәгълүмат чараларында дөрес яктыртылган очракта гына уңышка ирешәчәген билгеләп узды. Шул чакта гына реформаларны халык аңлаячак һәм кабул итә алачак дип көтелә. Мәгариф белән идарә итүче дәүләт органнары үз чиратында журналистларга ярдәм итәргә һәм дөрес мәгълүмат белән тәэмин итәргә тиеш дип карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International