Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Икътисади зоналарны үстерүгә багышланган чираттагы киңәшмә Чистай районында узды
2009 елның 12 августы, чәршәмбе
Республиканың икътисади зоналарын үстерүгә багышланган күчмә киңәшмәләр Чистай районында тәмамланды. Биредә узган киңәшмәдә Кама аръягы зонасына кергән Аксубай, Алесеевский, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Спасс, Чистай районнары җитәкчеләре катнашты, дип хәбәр итә Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.
Кама аръягы зонасына кергән территорияләр ягулык, азык сәнәгате, машина төзелеше, төзелеш материаллары җитештерү, энергетика, урман һәм җиңел сәнәгать буенча махсуслашкан. ТР икътисад министры Марат Сафиуллин белдерүенчә, алар икътисады нигезен тәшкил иткән секторлар кризис йогынтысын азрак сизгән. Шул ук вакытта төзелеш күрсәткечләре республика буенча уртача күрсәткечтән калыша. Марат Сафиуллин ассызыклаганча, бүген төзелешнең кризиска каршы куәтле мөмкинлеге бар. Тармакта күпсанлы эш урыннары булу янәшә тармакларның эшчәнлеген тәэмин итәргә дә булыша.
Кама аръягы территорияләренең күпчелеге аграр производствога нигезләнгән. Шул сәбәпле, биредә сәнәгатьтә җитештерү индексы яхшы динамика күрсәтә. Хезмәт хакы буенча да уңай динамика сакланган. "Әмма инфляция процессларын исәпкә алып караганда, реаль хезмәт хакының беркадәр төшүе күзәтелә. Безнең бурыч -халыкның яшәү дәрәҗәсе һәм сыйфатында кризис йогынтысын азрак сиздерү"-, ди министр.
Ул үз чыгышында республикада, ил күләмендә гамәлгә ашырылучы кризиска каршы чаралар программасына җентекләп тукталды. Министр Кама аръягы территорияләре җитәкчеләрен федераль үзәктән финансланучы программалар буенча эшне активлаштырырга чакырды. Аерым алганда, ул иҗтимагый эшләрне оештыру һәм халыкның үз эшен булдыруга кагыла. Министр яңа перспектив производстволар булдыру аша бюджетларның керем өлешен арттыру, алар ярдәмендә халыкны яңа эш урыннары белән тәэмин итүгә аерым игътибар юнәлтте.
МА "Татар-информ", 2009 елның 12 августы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз