Р.Миңнеханов ЮНИДО ның Россиядәге үзәге җитәкчесе белән очрашты

2009 елның 12 августы, чәршәмбе
Билгеле булганча, Татарстанга БМО ның сәнәгатьне үстерү буенча оешмасының (ЮНИДО) Россиядәге халыкара сәнәгый хезмәттәшлек үзәге вәкилләре килде. Бүген Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов үзәк директоры Сергей Коротков белән очрашты. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу соңында, Премьер-министрның тышкы икътисади хезмәттәшлек буенча киңәшчесе Искәндәр Мөфлиханов белдергәнчә, ике арада хезмәттәшлек 3 юнәлештә - ТР Сәнәгать һәм сәүдә, Экология һәм табигый байлыклар, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары белән уртак чаралар кысаларында дәвам итәчәк.

БМО ның сәнәгатьне үстерү буенча оешмасына 1966 елда нигез салына һәм ул 170 тән артык илне берләштерә. Аның эшчәнлеге үсештәге илләргә конкрет проектларны гамәлгә ашыруда, төбәкләрнең озак вакытлы үсеш стратегияләрен эшләүдә техник ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт. Моннан тыш, сәнәгать үсеше буенча мәгълүматлар җыю, гомумиләштерү, нәшер итү, тикшеренүләр уздыру һәм конференцияләр оештыру белән шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International