Казан метрополитенына интеллектуаль видеокүзәтү системасы кертеләчәк

2009 елның 12 августы, чәршәмбе
Агымдагы елның 7 аенда Казан метрополитены объектларында теркәлгән җинаятьләр саны, узган елның шул чорына караганда, 75 процентка кимегән. "Моңа заманча иминлек җиһазлары системасын камилләштерү, профилактика эшләрен көчәйтү ярдәмендә ирешелә", -ди ТР ЭЭМ ның Метрополитендагы милиция бүлеге җитәкчесе Рамиль Ногманов. Бүлек җитәкчесе бу хакта җентекләп бүген журналистлар белән очрашуда сөйләде.

Казанда метрополитен ачылуга 27 августта 4 ел тула. Ә Метрополитендагы милиция бүлеге 2004 елның 27 сентябрендә үк оешкан иде. "Ул вакытта метроның 5 станциясендә төзелеш, көйләү эшләре тәмамланып кына килә иде. Шуңа да милиция хезмәткәрләренә катлаулы шартларда эшләргә туры килде. Җәмәгать тәртибен саклау белән бер үк вакытта, милекне, төзелеш материалларын сакларга кирәк иде", -дип искә алды Рамиль Ногманов. Шушы узган 5 ел вакыт эчендә Метрополитендагы милиция хезмәте динамик үсеш кичергән. Моны эш нәтиҗәләре раслый. Бүген бүлек эшчәнлеге заманча иминлек системаларын куллануга корылган. "Видеокүзәтү, сак системаларын урнаштыру зур чыгымнар таләп итсә дә, үзләрен тулысы белән аклый. Җинаятьчелекнең кимүенә тәэсир итеп, профилактикага ярдәм итә", - ди бүлек җитәкчесе. Әгәр 2005 елда метрополитен объектларында 30 дан артык җинаять кылынган булса, узган ел 4 җинаять кенә теркәлгән. Быел узган 7 айда Казан метросы территориясендә талау һәм көчләү белән бәйле ике җинаять кылынган. Патруль-пост хезмәтенең актив көче ярдәмендә алар кайнар эздән ачылган. Бу фактлар буенча җинаять эшләре судка юлланган.

Бүген 6 станцияне берләштерүче Казан метросы илдә иң кыска һәм иң куркынычсызы санала. Тик болай дип тынычланырга ярамый. Станцияләр саны арту белән, җаваплылык тагын да үсәчәк. Профилактикага эшләүнең җинаятьчелекне киметүгә китерүен күздә тотып, биредә һәрдаим камилләшү юлларын эзлиләр. Бүлек ТР Эчке эшләр министрлыгының мәгълүматлар базасы белән тыгыз эшли. "АСУ-Патруль" криминаль мәгълүмат базасы буенча 560 меңнән артык тикшерү алып барылган. Быелның 7 аенда гына да метрополитендагы милиция хезмәткәрләре ярдәмендә эзләүдә булган 81 кеше тоткарланган, эзләүдәге 126 кәрәзле телефон ачыкланган, административ хокук бозулар өчен 300 дән артык кеше тоткарланган.

Бүлекнең төп бурычы - җәмәгать тәртибен саклау, җинаятьчелек белән көрәшү, поездлар хәрәкәтенең һәм пассажирларның иминлеген тәэмин итү, террорчылык актлары кебек гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу. Бүлек дежур частьне, патруль-пост хезмәте ротасын, җәмәгать иминлеген саклау, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге вәкилләрен, кадрлар бүлеген берләштерә. Бүлекнең шәхси психологы бар. Патруль-пост хезмәте составында 10 кинолог-милиционер эшли. Алар көн саен электр поездларын тикшерү белән шөгыльләнә. Дөрес, метрополитендагы милициягә җинаятьләрне тикшерү, тану вәкаләтләре бирелмәгән. Аларны тикшерү, эшләрне судка юллау эчке эшләр органнары белән хезмәттәшлек нигезендә алып барыла. Бүлек шулай ук Ведомстводан тыш сак идарәсе, Федераль иминлек хезмәте, "Метроэлектротранс" белгечләре белән берлектә террорчылык актларын профилактикалау максатларыннан объектларда комиссион тикшерүләр алып бара.

Заманча технологияләр куллану буенча безнең метродагы милиция хезмәткәрләре башка төбәкләрдәге уңай тәҗрибәне дә өйрәнә. Рамиль Ногманов ассызыклавынча, метрода иминлек, сак ситемаларын камилләштерү төп бурыч. Объектларга интеллектуаль видеокүзәтү системаларын урнаштыру шушы бурычны хәл итүгә юнәлдерелгән. Әгәр бүгенге видеокүзәтү системалары монитор аша һәр хәрәкәтне күзәтеп утыруны таләп итсә, яңа система җинаятьләр турында сигналлар буенча хәбәр итүгә корылган. Рамиль Ногманов, бу яңалыкның беренче булып Җиңү Проспекты станциясендә сыналачагын хәбәр итте. Җиһазлар бирегә инде урнаштырылган булган, тик камилләштерү өчен аларны Мәскәүгә җибәрү ихтыяҗы туган.

Иминлек системаларын камилләштерү белән бергә, Метрополитендагы милиция бүлеге шәхси составның әзерлеген күтәрү эшен дә туктатмый. Биредә составны гадәттән тыш хәлләргә әзерләү өчен даими рәвештә укулар оештырыла. 2013 елгы Универсиадага әзерлек тә башланган. Һәр чәршәмбе милиция хезмәткәрләре инглиз һәм алманча гади сөйләм телен үзләштерү буенча дәресләр ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International