Агымдагы елның июнендә РФ Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин Казанга килгәч, 2013 елгы Универсиадага әзерлек эшләренә бүлеп бирелгән бюджет акчаларының сарыф ителүенә РФ һәм ТР Хисап палаталары белән берлектә мониторинг үткәрү турында килешү төзүгә ирешелде.
5 август көнне Мәскәүдә РФ Хисап палатасы аудиторы Александр Пискунов һәм ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов тарафыннан уртак контроль чара үткәрү турындагы карар имзаланды.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.