Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Татарстанга БМО ның сәнәгатьне үстерү буенча оешмасы вәкилләре килде
2009 елның 12 августы, чәршәмбе
Казанга БМО ның сәнәгатьне үстерү буенча оешмасының (ЮНИДО) Россиядәге халыкара сәнәгый хезмәттәшлек үзәге вәкилләре килде. Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ЮНИДО үзәге директоры Сергей Коротков һәм үзәк эксперты Михаил Никифоров белән очрашу узачак.
Министрлыкның матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, кунакларга республиканың икътисади потенциалы тәкъдир ителәчәк, Татарстан предприятиеләренең көндәшлеккә сәләтен күтәрү буенча хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре каралачак. ТР сәнәгатендә энергия һәм ресурсларның нәтиҗәлелеген күтәрү, ISO 9000, ISO 14000, ISO 18000, ISO/TS 16949 халыкара стандартларын кертү аша Татарстан сәнәгать предприятиеләренең конкурентлык сәләтен күтәрү Татарстанның ЮНИДО белән сәнәгатьне үстерү өлкәсендәге хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләре әнә шуннан гыйбарәт.
Очрашуда Татарстанны ЮНИДО ның тәҗрибә проектларына кертү мәсьәләсе дә күтәреләчәк. ЮНИДО вәкилләренең министрлыкның энергетика комплексы һәм энергия саклау, газ инфраструктурасын үстерү һәм ягулык-энергетика ресурслары белән тәэмин итү, машина төзелеше, нефть химиясе, нефть эшкәртү комплекслары кебек тармак бүлекчәләре җитәкчелеге белән аерым очрашулары да каралган.
БМО ның сәнәгатьне үстерү буенча оешмасының Россиядәге үзәге вәкилләренең Татарстанга әлеге эш сәфәрен ЮНИДО белән Татарстан арасында Венада имзаланачак Траст килешүен әзерләүнең бер этабы дип тә бәяләргә була. Үзәк вәкилләренең Татарстанга сәфәре 13 августка кадәр дәвам итә.
МА "Татар-информ", 2009 елның 12 августы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз