Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Яшел Үзәндә "Балаларга шатлык" хәйрия акциясе узачак
2009 елның 12 августы, чәршәмбе
22-23 август көннәрендә Яшел Үзәндә "Балаларга шатлык" дип исемләнгән гомумшәһәр хәйрия акциясе узачак. Аны "Golden Stars" иҗат берләшмәсе һәм "Алтын йөрәк" хәйрия проекты оештыра.
Акция кысаларында аз тәэмин ителгән гаиләләр, балалар йорты һәм "Гнездышко" социаль приюты өчен кием-салым, уенчыклар һәм китаплар җыю күздә тотыла. Акциядә Яшел Үзәндә яшәүче һәркем катнаша ала. Акциянең максаты - дәүләт хакимияте органнары, эшкуарлар һәм гади гражданнарның игътибарын ятим һәм яклаучысыз калган балаларның язмышына җәлеп итү, шулай ук кризис чорында иң актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу.
Кием-салым, китаплар һәм уенчыкларны кабул итү пунктлары Яшел Үзәннең төп мәйданнарында 22 һәм 23 август көннәрендә эшләячәк. Әйберләрне "Golden Stars" иҗат берләшмәсе вәкилләре кабул итә.
Гражданнарга әлеге чара хакында мәгълүмат бирү максатыннан, мәгълүмати тумбаларда акциядә катнашырга өндәгән игъланнар урнаштырыла. Бу проектка җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү максатыннан шәһәр газеталарында мәгълүмати материаллар басылып чыгачак.
23 августта көннең икенче яртысында "Родина" Мәдәният сарае янындагы мәйданда Яшел Үзән балалар йорты, "Гнездышко" социаль приютында тәрбияләнүчеләр, Яшел Үзәндә яшәүчеләр һәм кунаклар өчен хәйрия финал концерты оештырыла. Анда Яшел Үзән һәм Казаннан килгән артистлар, иҗат коллективлары катнаша.
Акциянең исәп-хисап счетына төрле чыганаклардан килгән акча, төрле кирәк-яраклар, уенчыклар һәм китапларны Яшел Үзән балалар йорты һәм "Гнездышко" социаль приютында тәрбияләнүчеләргә тапшыру күздә тотыла. Акция нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясе узачак. Анда Яшел Үзән муниципаль районы хакимияте, халыкны социаль яклау, медицина, Эчке эшләр идарәсе органнары вәкилләре, преприятие-оешма җитәкчеләре катнаша. Иң актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылачак.
"Tatar-inform"
, August 12, 2009
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз