Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Муниципалитетлар йортларны капиталь ремонттан соң тапшыруны 1 ноябрьгә тәмамларга тиеш
2009 елның 14 августы, җомга
Әгәр республика 2008 елгы капиталь ремонт программасы буенча акчаларны тулысынча файдаланып, алар буенча хисапны 2009 елның гыйнварында гына биргән булса, хәзер шартлар катгыйлана. "Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды турында"гы федераль законга күптән түгел кертелгән кайбер үзгәрешләр нигезендә, төбәкләр быел башкарылган капиталь ремонт эшләре буенча федераль Фонд алдында хисап бирүне быел тәмамларга тиеш. Быел файдаланылмый калган акчалар исә Фондка кире кайтарылырга тиеш була. Әлегә Татарстанда капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланган йортларны тапшыру эшләре бик акрын бара. Быел каралган акчаларны кыска вакытта файдаланып бетерү һәм Фонд алдында вакытында хисап тоту өчен, муниципалитетлар күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү һәм аларны тапшыру эшләрен 1 ноябрьгә тәмамларга тиеш. Бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә әнә шундый бурыч куелды.
10 августка булган мәгълүматларга караганда, быелгы капиталь ремонт программасына кергән йортларның 846 сында эшләр тулысынча тәмамланган. Бу еллык планның 36 проценты. Шул ук вакытта аларның 293 е генә Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан кабул итеп алынган. Бу программада каралган йортларның нибары 12 проценты дигән сүз. Әзер йортларның вакытында тапшырыла алмавының сәбәпләре төрле. Я документлары вакытында әзерләнми, яки йортта эшләр тиешенчә башкарылып бетми.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, бүгенге көндә капиталь төзекләндерү буенча 7 млрд. 793 млн. сумлык эшләр башкарылган (программаның 80 проценты). Хакыйкатьтә зур күләмдә эшләр башкарылуына карамастан, Дәүләт торак инспекциясенә хәзергә 4 млрд. 529 млн. сумлык күләм буенча гына актлар тапшырылып, раслау узган. Башкарылган эшләр актлары буенча казнычылык аша подрядчыларга 4 млрд.33 млн. сум түләнгән. "Башкарылган эшләрнең яртысы буенча подряд оешмалары белән исәп-хисап ясалмаган. Бу, үз чиратында, эшчеләргә хезмәт хаклары түләүдә тоткарлыклар чыгарып, эшләрне үз вакытында башкаруга комачаулый. Мондый вәзгыять ремонт эшләренең сыйфатында да чагылыш табарга мөмкин", -ди министр. Бүгенге киңәшмәдә муниципаль берәмлекләргә башкарылган эшләр актларын Дәүләт торак инспекциясенә, түләү графигын Казначылыкка тапшыру графикларын 17 августка кадәр ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммунль хуҗалыгы министрлыгына юллау бурычы йөкләнде. Графикларның үтәлеше көн саен министрлык һәм Казначылык хезмәткәрләренең катгый контроленә алыначак, һәм аларның үтәлеше видеоконференцияләрдә тикшереләчәк.
Быел эш барышында республикада капиталь ремонт программасына 3 тапкыр төзәтмәләр кертелеп, яңартылган программа янәдән федераль фондта якланды. Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, әле һаман да министрлыкка муниципаль берәмлекләрдән программага корректировкалар кертү турында күпсанлы мөрәҗәгатьләр алына. Алар финансларны экономияләү шартлары белән бәйле. "Быел программага тагын үзгәрешләр кертергә җыенмыйбыз. Бер яктан, килештерү процессы бик күп вакыт сорый. Икенчедән, без болай да артыгын эшләдек. Бер төбәк тә программага елына 3 тапкыр төзәтмәләр кертми. Төзәтмәләр кертү документларның түбән сыйфатта әзерләнүе турында сөйләүче факт. Әгәр мондый юл белән барсак, киләсе елга федераль фондтан өстәмә финанслар алуга өметләнә алмыйбыз", -ди министр. Муниципалитетлар якын араларда быел капиталь ремонт буенча эшләрнең ахыргы күләмен билгеләп, министрлыкка тапшырырга тиеш.
Өстәмә финанслар дигәннән, Татарстан федераль фондтан капиталь ремонтка үзенә каралган лимитны инде быел ук алып бетерүгә карамастан, федераль закон шартларын үтәгәндә, өстәмә ярдәмгә өметләнә ала. Хәзер министрлык бу юнәлештә эш алып бара. Фаразларга караганда, 2010 елда Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фондыннан республикага 1-2 млрд. сум күләмендә финанслар бүленергә мөмкин.
Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында киләсе елда федераль программага заявка бирү өчен, агымдагы елда капиталь төзекләндерү эшләре буенча сыйфатлы хисап әзерләү бурычын куйды. Премьер шулай ук капиталь ремонт эшләрен сыйфатлы һәм намус белән башкарган төзелеш оешмалары, муниципалитетларны билгеләп үтү чаралары күреләчәген ышандырды.
МА "Татар-информ", 2009 елның 14 августы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз