Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Татарстандагы оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашу узды
2009 елның 11 августы, сишәмбе
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында республика территориясендәге оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашу узды. Аның эшендә ТР Премьер-министры урынбасары Нәзир Киреев, сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, ТР Предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев катнашты.
Агымдагы елның 30 мартында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Мантуров Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсендә республиканың оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә уздырган иде. Анда Татарстан территориясендәге оборона предприятиеләренә дәүләт ярдәме күрсәтү чаралары хакында сүз барды. Аерым алганда, дәүләт оборона заказларының үтәлеше, предприятиеләрнең финанс-икътисади хәле, бүгенге шартларда әлеге өлкәне кредитлаудагы проблемалар хакында сүз булды.
Әлеге март киңәшмәсе йомгаклары буенча йөкләмәләр беркетмәсе имзаланган иде. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган киңәшмәдә шул документның үтәлеше тикшерелде, дип хәбәр итә министрлыкның матубгат хезмәте. Мәсәлән, әлеге беркетмә нигезендә республика предприятиеләре РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына федераль программаларда катнашуга заявкалар биргән. Киңәшмәдә оборона предприятиеләренең кредитлар буенча процентлар түләүдәге чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр бирү мәсьәләсе дә күтәрелгән. Министр Равиль Зарипов хәбәр итүенчә, беркетмәнең үтәлеше якын арада Мәскәүдә РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров катнашында узачак киңәшмәдә дә тикшереләчәк.
МА "Татар-информ", 2009 елның 11 августы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз