Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
10 август көнне Татарстанда III Мөселман яшьләре фестивале башланды
2009 елның 10 августы, дүшәмбе
"Фестивальнең максаты - үзебезнең дин һәм башка өлкәләр буенча алып барыла торган толерантлык сәясәтен тарату", - дип белдерде бүген ТР Мөселманнары диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый Казанда Кол Шәриф мәчетендә III Мөселман яшьләре фестивален ачу вакытында. Фестивальне икенче тапкыр уздыру дәверендә аның тантаналы ачылышы Кол Шәриф мәчетендә уза. Мөфти сүзләренчә, Казан Россия татарлары өчен рухи үзәк булып тора. "Һәркем аңларга тиеш: Кол Шәриф мәчете, Казан символ гына түгел, ул китаплар бастыруда, программалар эшләүдә ярдәм итә. Ел саен фестивальдә катнашучыларның санын арттырырга кирәк. Шулай итеп без толерантлык сәясәтен тарата алачакбыз", - дип белдерде хәзрәт.
Беренче тапкыр 2007 елда Татар яшьләре көннәре кысаларында узган фестиваль икенче тапкыр инде мөстәкыйль чара буларак оештырыла һәм Россия Федерациясендә яшәүче мөселман яшьләрен берләштерү, үзара эшлекле элемтәләрне җайга салуны күз алдында тота. Гомумроссия масшабындагы чара исемен алган фестивальдә быел 120 егет һәм кыз катнаша. 2008 елда исә Татарстаннан һәм Россиянең 25 төбәгеннән йөзгә якын вәкил әлеге форумда фикер алышкан иде.
Фестивальне оештыручы ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР Министрлар Кабинеты кармагындагы Дин эшләре идарәсе, ТР Мөселманнары Диния нәзарәте, "Идел" яшьләр үзәге вәкилләре быел да яшьләргә эшлекле һәм файдалы очрашулар, фикер алышуларны теләде. Дин эшләре идарәсе башлыгы Ринат Вәлиуллин, бу фестивальнең кирәклеген аңлау барлыгын белдереп, яшьләрне ТР Хөкүмәте исеменнән сәламләде. Мөселман һәм мөслимәләр җыенында катнашучыларны оештыручыларның берсе булган татарларның федераль милли-мәдәни мохтарияты рәисе Илдар Гыйльметдинов исә телеграмма юллаган.
Госман хәзрәт Исхакый, дин кардәшләребезгә мөрәҗәгать итеп, хәзерге вакытта мәчетләргә яшьләрнең күпләп килүен, моның Аллаһы Тәгаләнең хикмәте һәм мөхтәсибләрнең хезмәте булуын билгеләп үтте. Туры юлны - һидаять юлын тапкан мөселман һәм мөслимәләрнең яшьтәшләре арасында динне таратуын - дәгъват алып баруын белдерде.
Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Зиннуров исә яшьләргә шатланып һәм көнләшеп каравын, элегрәк мондый җыеннарны уздыру турында уйлап та булмавын әйтеп: "Мин диннең киләчәген кайгыртучылар барлыгына сөенәм, безгә мондый мөмкинлекләр юк иде", - диде. Һәм яшьләрне үзләре борчыган проблемалар һәм кызыклы проектлар белән уртаклашырга чакырды. Яшьләргә уңышлар, иман байлыгына ирешүләрен теләде.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, быелгы фестивальнең программасы бай эчтәлекле итеп төзелгән. Быел да Болгар шәһәрендә узачак җыенда катнашучылар күренекле дин әһелләре, хәзрәтләр - Җәлил хәзрәт Фазлыев, Илдус Фәизов, Мәхмүт Шәрәфетдинов, Әлбир Крганов, галимнәр һәм дәүләт эшлеклеләре белән очрашыр, яшьләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап табар дип көтелә. Фестивальдә шулай ук ТР Министрлар Кабинетының узган елның декабрь аенда чыккан карары нигезендә кабул ителгән "2009-2011 елларда Татарстан Республикасында экстремизм һәм террорчылык профилактикалау" буенча максатчан программасы кысаларында, әлеге проблемага да игътибар бирү күздә тотыла. Мөселман яшьләренең өченче фестивале үз эшен 16 августта тәмамлаячак.
МА "Татар-информ", 2009 елның 10 августы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз