Бакуда Сабантуйны билгеләп үткәннәр

2009 елның 11 августы, сишәмбе
Баку шәһәрендә татар халкының милли бәйрәмен – Сабантуйны билгеләп үткәннәр. Чара биш телдә: татар, әзәрбайҗан, рус, инглиз һәм француз телләрендә алып барылган. Сабантуй кунакларына Татарстан Президентының котлавын мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова җиткергән. Бәйрәмдә кыр алдынгыларын гына тәбрик итеп калмыйча, иң уңган татар егетен һәм тырыш татар кызын да билгеләгәннәр. "Татар егете", "Татар килене" бәйгеләрендә катнашырга теләүчеләр шактый җыелган. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International