Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ТР да Машина төзелеше буенча Германия-Россия компетенцияләр үзәген төзүгә әзерлек бара
2009 елның 11 августы, сишәмбе
Татарстанда. Үзәк төзелешенең бизнес-планын әзерләү өчен хәзерге вакытта республика предприятиеләре арасында анкеталар тутыру бара. Мондый формадагы сораштырулар предприятиеләрнең гамәлдәге фәнни потенциалын бәяләү һәм яңа технологияләргә ихтыяҗын ачыклау өчен кирәк. Бу атнада ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында предприятиеләр җитәкчеләре белән анкеталар тутыруга багышланган киңәшмәләр уздырыла.
Саксония Хөкүмәте делегациясенең апрель аенда Татарстанга сәфәре вакытында республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән әлеге федераль җирнең Икътисад һәм хезмәт министрлыгы арасында Машина төзелеше буенча Германия-Россия компетенцияләр үзәген төзү турында ниятләр беркетмәсе имзаланган иде. Үзәкне булдыру берничә максатны күздә тота. Россиянең машина, автомобиль төзелеше, авиакосмик сәнәгать предприятиеләре өчен уртак фәнни-тикшеренү проектларын эшләү, тармак предприятиеләре өчен белгечләр әзерләү, квалификациясен күтәрү, биредә матди-техник базаны ныгыту, җиһазларны комплекслы сату системасын эшләү - әнә шундыйлардан.
Компетенцияләр үзәген төзегәндә Фраунхофер станоклар һәм басым белән эшкәртү институты (Саксония, ГФР) моделе файдаланылачак. Әлеге институтны финанслау чыгымнарының яртысын - сәнәгать, 30 процентын федераль җир Хөкүмәте, калганын - федераль Хөкүмәт күтәрә. Институт эшләп чыгара торган технологияләр һәм җиһазлар Татарстан предприятиеләре ихтыяҗларына күбрәк җавап бирә. Киләчәктә үзәк хезмәтләрен төбәк дәрәҗәсендә генә түгел, федераль дәрәҗәдә дә күрсәтү нияте бар. Компетенцияләр үзәген урнаштыру өчен мөмкин булган мәйданнарның берсе - уку-тикшеренү базасы булган Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты. Әлеге үзәк эшчәнлеге республика предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә, ресурсларны экономияләргә, продукциянең сыйфатын, белгечләрнең квалификациясен күтәрүгә ярдәм итәчәк.
МА "Татар-информ", 2009 елның 11 августы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз