Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Mountair AG компаниясе Татарстанда производствосын ачу мөмкинлеген карый
2009 елның 10 августы, дүшәмбе
ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бүген "ИнтерТехно" һәм Mountair AG компанияләре җитәкчеләре - Евгений Чирков һәм Макс Аберхард белән очрашты. Очрашуда республиканың кайбер эре объектларын климатик җиһазлар белән тәэмин итү буенча хезмәттәшлек хакында сүз барды.
"ИнтерТехно" компаниясе Швейцариянең Mountair AG фирмасының Россиядәге рәсми дистрибьютеры. Климатик җиһазлар җитештерү өлкәсендә алдынгы позицияләрне биләүче Mountair AG компаниясенең штаб-фатиры һәм җитештерү куәтләре Кройцлинг шәһәрендә (Швейцария) урнашкан. Дөнья базарында ул вентиляция, кондиционер, энергия үзгәреше системаларын җитештерүче һәм тәэмин итүче буларак билгеле. Биредә җайланмалар һәм агрегатлар заказга эшләнә. Энергия саклау технологияләрен актив куллану һәм үстерү компаниянең төп үзенчәлеге санала.
Татарстанда Mountair AG продукциясе төрле спорт корылмаларын, Боз сарайларын, универсаль спорт залларын җиһазландыруда кулланыла. Бүгенге очрашуда компания җитәкчелеге кайбер юнәлешләрдә Татарстан белән хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген белдергән. Компания, аерым алганда, Татарстан террриториясендә производствосын ачарга ниятли. Яңа производство Казанның Химическая урамында урнашырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.
МА "Татар-информ", 2009 елның 10 августы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз