Айдар Габделхаков: "Безнең өчен иң мөһиме - пассажирлар йөртүнең иминлеген тәэмин итү"

2009 елның 10 августы, дүшәмбе
"Безнең өчен иң мөһиме - пассажирлар йөртүнең иминлеген тәэмин итү", - дип белдерде бүген Казан шәһәре Башкарма комитетының Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе вакытында. Казан шәһәре Башкарма комитеты башлыгы Рафис Борхановның шәһәр транспорт паркын яңарту, халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга кагылышлы соравына җавап биреп.

Айдар Габделхаков сүзләренчә, бу нисбәттән Казан шәһәре Башкарма комитеты башлыгының икътисад буенча беренче урынбасары Р.Нигъмәтуллин рәислегендә махсус комиссия төзелгән. Эш барышында Казанның барлык транспорт предприятиеләре йөреп чыгылган, маршрутка чыгучы бөтен автобуслар тикшерелгән, 214 транспорт чарасының ремонтланырга тиешлеге ачыкланган. Аерым график нигезендә, агымдагы елның 20 августына кадәр барлык автобуслар да төзекләндерелеп бетерелер дип көтелә. Бүгенге көнгә автобус йөртүчеләрнең 80 процентына махсус киемнәр бирелгән.

Юллардагы иминлекне саклау мәсьәләсенә тукталып, А. Габделхаков, март аеннан республика автоинспекциясе һәм шәһәр ЮХИДИе белән берлектә комиссия төзелеп, эш алып барылуын билгеләп үтте. "Тикшерү нәтиҗәләре буенча карар кабул ителә. Хәтта машина йөртүчеләр эшләреннән азат ителергә дә мөмкин. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында андый кешеләрнең саны егермедән артып китте", - диде ул.

Шәһәр транспорт паркын яңарту, халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга кагылышлы барлык эшләр агымдагы елның 20 августына тәмамланыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International