Зөядә Рус фольклоры фестивале узачак

2009 елның 10 августы, дүшәмбе
10-15 август көннәрендә Зөя каласында Рус фольклоры фестивале оештырыла. Чараны Мәскәүдәге П.И.Чайковский исемендәге дәүләт консерваториясен укып тәмамлаучылар үткәрә. Бу көннәрдә Татарстанга халык иҗатын өйрәнүче 30га якын белгеч килүе көтелә.

ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фестивальне оештыручылар программаны рус авылларына оештырылган сәяхәттән алган тәэсирләр нигезендә төзи. Чара кысаларында Зөя каласының истәлекле урыннарына сәяхәт, Раштуа мәйданында уеннар, әйлән-бәйлән уздыру, "Виртуаль авыл" төркеме чыгышын карау планлаштырыла. Бәйрәм кунаклары "Рус халык җырлары", "Уеннар, әйлән-бәйлән", "Рус биюләре" исемле күрсәтмә дәресләрдә дә катнаша, рус туен үткәрү серләре белән таныша алачак. Бәйрәм соңында һәр теләгән кешегә "Кем нәрсә булдыра ала" исемле концерт программасында да катнашу мөмкинлеге тудырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International