Татарстан Президенты Спас районында булды

2009 елның 7 августы, җомга

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Спас районына эш сәфәре кылды. Аны район башлыгы Камил Нугаев озатып йөрде.

Республика башлыгы Иван Битуновның шәхси ярдәмче хуҗалыгы белән танышты. Иван Битуновның сүзләренә караганда, аның хуҗалыгында 130 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 50 се - савым сыеры, 40 ы - тана һәм тагын 40 ы - бозау. Киләчәктә ул савым сыерларының баш санын 100 гә җиткерергә ниятли. Тәүлеклек савым 600 килограмм тәшкил итә, шуның 400 килограммын тапшыралар, 200 е бозауларга кала. "Мин сезнең хуҗалык турында мәкаләләр укыдым. Нәтиҗәләр шаккатыргыч. Хуҗа кешенең үз эшен яхшы белүе күренеп тора", - дип белдерде Минтимер Шәймиев хуҗалык белән танышканнан соң.

Шуннан соң ТР Президенты "Виктория" крестьян-фермер хуҗалыгында "Радань" сортлы көзге арыш игелә торган кырны карады. Хуҗалыкның генераль директоры Александр Выжловның сүзләренә караганда, әлеге сортлы арыш гектарыннан 42 центнер уңыш бирә. Ул Татарстан Президентына үз пекарнясында тритикаледан пешерелгән икмәк бүләк итте.

Кырларны караганнан соң ТР Президенты Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгын үстерү буенча киңәшмәдә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International