Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы "КАМАЗ" ААҖнә 270 миллион сум акча бүлеп бирде
2009 елның 7 августы, җомга
Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстан Республикасының хезмәт базарында киеренкелекне киметү буенча төбәк программасында сәнәгать предприятиеләренең катнашуын өстәмә финанслауны күздә тотып биргән заявкасын хуплады.
Россия Федерациясе субъектлары хезмәт базарында киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру буенча Ведомствоара эшче төркем утырышы кысаларында Татарстан Республикасының төбәк программасындагы үзгәрешләр каралды.
Программа нигезендә, республика сәнәгать предприятиеләрендә вакытлы эш урыннары булдыруга өстәмә акчалар бүлеп бирелә.
"Программага төзәтмәләр кертү нәтиҗәсендә "КАМАЗ" ААҖ хезмәткәрләре өчен вакытлы эш урыннары булдыруга ел башында ук расланган, 254 миллион сум тәшкил иткән чыгымнардан тыш, 270 миллион сумнан артык акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде. Шул рәвешчә, Чаллыдагы иң эре предприятиедә мәшгульлеккә ярдәм күрсәтүгә дәүләт субсидияләренең гомуми күләме ярты миллиард сумнан артып китәчәк. Бу мәшгульлек дәрәҗәсен һәм 16845 кешенең керемнәрен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк", - дип ачыклык кертте Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Станислав Наумов.
Соңгы вакытта автозавод ике сменада дүрт көнлек эш атнасы буенча эшли. Мондый режим предприятие җитәкчелегенә җитештерүне туктатмау белән бергә, хезмәт коллективын саклап калырга да мөмкинлек бирде. Ә бу автозаводтагы социаль сәясәтнең төп бурычы санала, дип хәбәр ителә РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында.
МА "Татар-информ", 2009 елның 7 августы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз