Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
"2013 елгы Казан Универсиадасының башкарма дирекциясе" автономияле оешмасы төзелде
2009 елның 5 августы, чәршәмбе
5 августта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә "2013 елда Казанда узачак XXVII җәйге Универсиаданың башкарма дирекциясе" н гамәлгә куючыларның гомуми җыелышында һәм аның Күзәтүчеләр советы утырышында катнашты. РФ спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко рәислегендә узган утырышта "2013 елгы Казан Универсиадасы башкарма дирекциясе" автономияле коммерцияле булмаган оешмасын төзү турында карар кабул ителде. Яңа структураның генераль директоры итеп Владимир Леонов билгеләнде.
Күзәтүчеләр советы Универсиада башкарма комитетының югары идарә органы булачак. Гамәлгә куючылар җыелышында аның рәисе итеп Виталий Мутко, рәис урынбасары итеп Рөстәм Миңнеханов сайланды. Күзәтүчеләр советы составына РФ спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры урынбасары, Казан Универсиадасына әзерлек һәм аны уздыыру буенча оештыру комитеты җаваплы секретаре Наталья Паршикова, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Казан мэры Илсур Метшин, шәһәр башлыгының беренче урынбасары Иршат Минкин, Россия студентлар спорты берлеге президенты Олег Матыцин һәм берлекнең башкарма комитеты әгъзасы Виктория Черкесова керде. Күзәтүчеләр советы әгъзалары Универсиаданың башкарма дирекциясе эшчәнлегенең стратегик юнәлешләрен билгеләячәк. Шулай ук яңа структураның халыкара оешмалар белән хезмәттәшлеген җайга салуга ярдәм итәчәк.
Бүгенге утырышта әлеге автономияле оешманың уставы, дирекциясенең оештыру структурасы һәм аның 2009 елга эш паны расланды, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.
МА "Татар-информ", 2009 елның 5 августы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз