Татарстанда 1,5 миллион тоннага якын ашлык җыеп алынган

2009 елның 7 августы, җомга
Татарстанда 1 миллион 469,1 мең тонна ашлык җыеп алынган. Уртача уңыш гектарыннан 25,6 центнер тәшкил итә, бу узган елгы әлеге датага караганда 9,4 центнерга кимрәк. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Бүгенге көндә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 573,3 мең гектар мәйданда җыеп алынган, бу әлеге культуралар чәчелгән мәйданнарның 35 процентын тәшкил итә. Ашлыкның тулай җыемы буенча Нурлат (75,1 мең тонна), Буа (73,7 мең тонна), Арча (67,6 мең тонна), Әлки (59,8 мең тонна), Спас (52,3 мең тонна), Алексеевски (51,5 мең тонна) һәм Апас (50,7 мең тонна) районнары әйдәп бара.

Буа районында уңыш гектарыннан - 39,5, Арча районында - 36,3, Актаныш районында - 33,3, Апас районында - 33, Балтач районында - 32,4, Әлки районында 32 центнер тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International