Казанда Аурупа һәм төрки дөнья музыкасы мәсьәләләре каралачак

2009 елның 7 августы, җомга
17-18 ноябрьдә Казанда "Ислам-христиан контекстында музыка мәдәнияте" темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узар дип көтелә. Чараны РФ Мәдәният министрлыгы, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе оештыра.

Конференциядә конфессияләрара контекстында музыка-стиль бәйләнешләре, мөселман мәдәниятендә Аурупа (христиан) традицияләре; Аурупа композиторлары музыкасында төрки халыклары мәдәнияте; сәнгать өлкәсендәге белем бирү системасында конфессияләрара диалог кебек темалар каралыр дип уйланыла. Чарада музыка югары уку йортлары, урта белем бирү йортлары мөгаллимнәре, сәнгать юнәлешендә эшләүче фәнни-гамәли институтлары хезмәткәрләренең катнашуы көтелә. Әлеге мәгълүматны Казан дәүләт консерваториясенең рәсми сайты җиткерә. (Казан, 7 август, "Татар-информ", Ләйсән Әсәдуллина). 17-18 ноябрьдә Казанда "Ислам-христиан контекстында музыка мәдәнияте" темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узар дип көтелә. Чараны РФ Мәдәният министрлыгы, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе оештыра.

Конференциядә конфессияләрара контекстында музыка-стиль бәйләнешләре, мөселман мәдәниятендә Аурупа (христиан) традицияләре; Аурупа композиторлары музыкасында төрки халыклары мәдәнияте; сәнгать өлкәсендәге белем бирү системасында конфессияләрара диалог кебек темалар каралыр дип уйланыла. Чарада музыка югары уку йортлары, урта белем бирү йортлары мөгаллимнәре, сәнгать юнәлешендә эшләүче фәнни-гамәли институтлары хезмәткәрләренең катнашуы көтелә. Әлеге мәгълүматны Казан дәүләт консерваториясенең рәсми сайты җиткерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International