Татарстанда төзелеш комплексына ярдәм итүдә кризиска каршы чаралар хакында фикер алыштылар

2009 елның 7 августы, җомга
Казанда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының коллегия утырышы узды. Тармакта беренче яртыеллыкта башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган чарада ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин чарада катнашучыларга быелның июнь аенда Ульяновскида Идел буе федераль округы Советының утырышы узуы, анда төзелеш тармагындагы хәлләр һәм хәзерге этапта аңа ярдәм күрсәтү чаралары каралуын искәртте. Идел буе федераль округы төбәкләрендәге гомуми проблемаларга җентекле анализ һәм аларны хәл итү юллары Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге эшче төркем тарафыннан әзерләнгән иде.

"Нигездә, Россия Хөкүмәте тарафыннан төзелеш комплексына ярдәм күрсәтү максатына бүлеп бирелгән 500 миллиард сумга якын акча предприятиеләргә барып ирешсен өчен конкрет чаралар тәкъдим ителде", - дип ассызыклады Марат Хөснуллин.

Ул шулай ук республика җитәкчелеге тарафыннан 2009 елда төзелеш комплексына ярдәм күрсәтүдә кризиска каршы чаралар сыйфатында 88 миллиард сум күләмендә өстәмә инвестицияләр җәлеп ителүе хакында сөйләде. Август аена 37 миллиард сум үзләштерелгән инде.

"Бу - сизелерлек ярдәм, шунлыктан узган 6 ай эчендә инвестицияләрнең күләмен узган елның шул чорына карата 5,6 процентка яки 106 миллиард сумга арттыруга ирешелде", - дип ассызыклады ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International