ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы пассажирлар ташу нормативларын эшләячәк

2009 елның 5 августы, чәршәмбе
Агымдагы елның беренче яртысында Татарстанда автобуслар катнашында 149 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 206 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, 14 кешенең гомере өзелгән. Узган елның 6 ае белән чагыштырганда, быел автобуслар катнашындагы һәлакәтләр саны 7,5 процентка, аларда имгәнүчеләр саны якынча 6 процентка кими төшүгә карамастан, һәлак булучылар санының ике тапкырга артуы мәгълүм. Шулай ук автобус йөртүчеләр гаебе белән чыккан һәлакәтләр санының 5,5 процентка күбәюе күренә. Узган 6 айда республикада автобус йөртүчеләр 58 юл-транспорт һәлакәтенә сәбәпче булса, шуның 43 е Казан өлешенә туры килә. Татарстан башкаласында теркәлгән шундый юл һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр саны ярты елда 6,5 процентка арткан. Әлеге мәгълүматлар бүген ТР Траснпорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында шәһәрара һәм шәһәр эчендәге маршрутларда пассажирлар ташуның иминлеге мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә яңгырады. Аның эшендә транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Геннадий Емельянов, ТР ЮХДИИ җитәкчесе урынбасары Мәсхүт Мифтахов, Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Борис Смирнов, автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләре һ.б. катнашты.

ТР ЮХДИИ җитәкчесе урынбасары Мәсхүт Мифтахов сүзләренә караганда, автобуслар катнашындагы һәлакәтләрнең яртысына якыны пик вакытына туры килә. Ә иң күп аварияләр көндезге 11 һәм кичке 5 ләр тирәсендә теркәлә икән. Казанда автобуслар катнашындагы аварияләрдә узган ярты ел эчендә 63 пассажирның зыян күрүе мәгълүм. Имгәнү алуның иң киң таралган ысулы - автобуста егылу. Тыштан ялтыраган кызыл автобуслар, кызганыч, уңайлык тудырасы урынга, пассажирга еш кына баш бәласе китереп чыгара. Эш әле ярый имгәнү белән генә тәмамланса. Министр урынбасары Азат Галиәхмәтов белдергәнчә, бу йөртүчеләрнең пассажирларга мөнәсәбәтен чагылдыручы факт. Мондый күңелсез очраклар шәһәрдә халыкка транспорт хезмәте күрсәтүче предприятиеләрнең барысында да диярлек күзәтелә. Иң күп имгәнүләр "КПАТП-4" МУП (6) һәм "КПАТП-9" ҖЧҖ (4) теркәлгән. Республика буенча теркәлгән имгәнү очракларында да егылу 74 процент өлешне алып тора.

Егылуга китергән төп сәбәп -автобус йөртүченең кызу барган уңайга кинәт кенә тормозга басып туктатуы, төрле маневрлар ясавы. Азат Галиәхмәтов автобуслар йөртүчеләргә таләпләрне тагын да катгыйландыру кирәк, дип саный. Автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләре йөртүчеләр составына инструктаж уздыруны көчәйтергә, үзләренә караган автобус маршрутларында чираттан тыш контроль уздырырга, эшкә кабул иткәндә йөртүченең стажировка узуына аерым игътибар итәргә тиеш. "Иң мөһиме - автобус йөртүченең эмоциональ хәленә ныклы игътибар", -ди ул. Бу фактор медицина тикшерүе узганда формаль яктан түгел, җентекләп тикшерелергә тиеш. Шулай ук бүген автотранспрот предприятиеләреннән пассажирларның иминлеген күтәрү буенча планнарын яңадан карап чыгу таләп ителә. Моннан тыш, стимуллаштыру чаралары кертү мөһим. Үзен уңай яктан күрсәткән йөртүчеләрне бүләкләү, начар хезмәт күрсәтүчеләрне матди җаваплылыкка тарту ысулын куллану да үзен акларга тиеш. Иң мөһиме -алга таба йөртүчеләр составын укыту һәм яңадан әзерләү буенча сертификатлаштырылган үзәкләр төзергә кирәк булачак.

Башкалада транспорт реформасы башлангач, маршрутлар саны арту сәбәпле, ашыгыч рәвештә автобус йөртүчләргә ихтыяҗ туды. Бүгенге вәзгыять шушы бушлыкны ашыгып тутыру нәтиҗәсе. Бу мәсьәләнең бер ягы гына. Ләкин гаеп атта да, тәртәдә дә. Бер якны гаепләү әле транспорт предприятиеләре җитәкчеләре өстендәге җаваплылыкны төшерми. Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Борис Смирнов белдерүенчә, автопредприятие хуҗалары йөртүчеләрне план артыннан куарга үзләре мәҗбүр итә. Параллель маршрутларда гына түгел, бер үк маршрутта эшләүче автбуслар ук пассажирларны эләктереп калу өчен югары тизлектә бер-берсен уздырып куа. Геннадий Емельянов сүзләренә караганда, хәзеге вакытта пассажирлар ташу нормативы булмау да проблемаларга китерә. Шуны күздә тотып Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы нормативлар эшләүгә керешкән. Шулай ук бүген пассажирлар иминлеген тәэмин итү өчен автотранспорт предприятиеләре белән шәхси ташучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне килешү белән көйләргә кирәк булачак. Бу шәхси автобусларга даими техник күзәтү булдыру ягыннан әһәмиятле.

Автотраранспорт предприятиеләре белән шәхси йөртүчеләр арасындагы проблема аеруча шәһәрара маршрутларда актуаль. Әлмәт, Түбән Кама автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләре бүген шул хакта зарланды. Шәхси йөртүчеләр уңайлы расписание һәм үтемле бәя булдырып, пассажирларны үзенә җәлеп итә. Арзанлы бәягә һәм уңайлыкка алданган пассажирларны руль артында кем утыру борчымый. Шәһәрара маршрутларда пассажирлар ташучы шәхси автобуслар йөртүчеләре арасында әлеге төр транспорт белән идарә итүгә бөтенләй хокукы булмаучылар да очрый икән. Өстәвенә, бу маршрутлардан инде 2008 елда ук алынган "Газель"ләр яңадан рейсларга чыга башлаган. Әлмәт һәм Түбән Кама вәкилләре белдергәнчә, җирле автоинспекция хезмәткәрләре законсыз төстә пассажирлар җыеп йөрүче мондый автобусларны тикшерү белән генә чикләнә, чаралар күрелми. Җирле предприятиеләрнең шәхси йөртүчеләр белән килешү төзү омтылышы да барып чыкмаган. Борис Смирнов аңлатуынча, бүген бу өлкәдә чыннан да хәл катлаулы. Әлегә җаваплылыкка тарту буенча бернинди ысуллар каралмаган. Шулай да РФ Хөкүмәтенең агымдагы елның июлендә дөнья күргән "Эшмәкәрлекнең аерым төрләрен гамәлгә ашыра башлаганда хәбәр итү турында" гы карары бу проблеманы чишүгә беренче адым. Ул үзара мөнәсәбәтләрне хәбәр бирү системасы аша җайга салуны күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International