Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казан Ратушасында Татарстан волонтерларын хөрмәтләделәр
2009 елның 6 августы, пәнҗешәмбе
6 августта Казан Ратушасында XXV җәйге Белград Универсиадасында эшләгән Татарстан волонтерларын хөрмәтләделәр. ТР Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашында узган әлеге чарага шулай ук волонтерлар укыган югары уку йортлары ректорлары да чакырылган иде.
Июль аенда Сербия башкаласында узган XXV җәйге Универсиада дөньяның 43 иленнән 8 меңнән артык студент спортчыны үзенә җыйды. Бу ярышлар Россия җыелма командасы өчен гаять уңдырышлы булды. Командалар арасындагы зачетта беренчелекне алган россиялеләр исәбендә барлыгы 76 медаль булса, шуның 26 сы -алтын. Алты медаль( шуның икесе алтын) -Татарстан спортчылары өлеше. Ил җыелма командасы составында Россия данын Татарстаннан барлыгы 11 спортчы яклады.
Бу җиңүне яулауда спортчылар белән бергә волонтерлар командасы да зур өлеш кертте. Универсиадада эшләгән 10 мең волонтер арасында Татарстан волонтерлары иң эре чит ил делегацияләренең берсе иде. Үз хезмәтләре белән Россия һәм туган республикалары данын якларга тиешле 150 егет һәм кыз конкурс нигезендә сайлап алынган "беренче карлыгачлар" булды. ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән 2009 елгы Универсиаданы оештыру комитеты арасында бу волонтерларның Белград уеннарында катнашуы турындагы килешү 2013 елда Казанда узачак җәйге Универсиадага белгечләр әзерләү һәм Татарстанда волонтерлык хәрәкәтен үстерү кысаларында төзелгән иде. Татарстан волонтерлары делегациясе җитәкчесе Лилия Бариева сүзләренә караганда, конкурс комиссиясенә 1000 нән артык заявка алынган булган. 370 студент белән аерым әңгәмәләр оештырылган. Инглиз телен белү, спорт турнирларын әзерләү һәм үткәрүдә катнашу тәҗрибәсе булу, яңа шартларга тиз җайлаша белү һәм командада эшли алу сәләте аларны сайлап алуда төп критерийлар булган. Җиңеп чыккан 150 егет һәм кыз - Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре, республиканың 20 вузы студентлары, аларны тәмамлаучылар. Иң күп волонтерларны КДУ, Туполев исемендәге КДТУ, ТДГПУ, КДФИИ һәм КДТУ биргән.
Алар 3 атна дәвамында Белград Универсиадасының 13 департаментында эшләде. Ярышларда катнашучы спортчылар командалары арасында атташелар департаментында эшләгән Татарстан волонтерлары аеруча зур популярлык казанган. Әлеге департаментта безнекеләргә башта 5 урын планлаштырылган булса, чынлыкта 13 урын алуга ирешкәннәр. Безнең егетләр һәм кызлар эшеннән Сербия Универсиадасын оештыручылар да, катнашучылар да канәгать калган. Аларның тәртибе, эшкә мөнәсәбәте, шәхси сыйфатлары мактауга лаек дип билгеләп үтелгән. Татарстан волонтерларына төрле дәрәҗәдәге халыкара чараларны кабул итәргә җыенган кайбер башка ил вәкилләре хезмәттәшлек тәкъдим иткән. 2011 елда Төркиядә узачак кышкы Универсиада шундыйлардан.
Татарстан волонтерлары делегациясе җитәкчесе Лилия Бариева белдерүенчә, Белгардта чыныгу алган бу егетләр һәм кызлар алга таба да актив волонтерлык эшчәнлеген дәвам итеп, 2013 елда Казанда җәйге Универсиаданы оештыру һәм уздыруда катнашырга ниятли. Инде быел ук алар үз тәҗрибәләрен туган республикаларында файдалана алачак. Октябрь аенда Казанда "Россия-спорт державасы"дигән Беренче Бөтенроссия спорт форумы уза.
Бүгенге очрашуда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов волонтерларга, алар белем алган вуз җитәкчеләренә аерым рәхмәт белдерде. "Татарстан волонтерларының иң югары бәя алуы ул Россиягә, Татарстанга куелган бәя дә. Бу олы спорт чарасында катнашып, сез зур тәҗрибә тупладыгыз. Аны алга таба үстереп, башка студентларга да тапшырырга тиешбез", -дип белдерде ул. Универсиада барган көннәрдә ТР Премьер-министры Белградка сәфәре барышында биредә студентлар шәһәрчегендә булып, Татарстан волонтерлары белән очрашкан иде. Шул вакытта Хөкүмәт башлыгы иң яхшы эшчәнлек күрсәткән волонтерларның бүләкләнәчәген ышандырган иде. "Без вәгъдәне үтибез", -диде ул бүген залга җыелучыларга. Бүген Татарстан волонтерлары җитәкчеләре Лилия Бариева, Марат Бохараев, Ләйлә Фәхретдиновага, шулай ук 16 волонтерга ТР Хөкүмәте һәм Казан шәһәре мэриясенең уртак бүләкләре - Рәхмәт хатлары белән ноутбуклар тапшырылды. Ә волонтерлар исә, үз чиратында, Хөкүмәт башлыгына Студентлар спорты уеннары мизгеләләре мәңгеләштерелгән фотоальбом белән Белград Универсиадасы талисманын бүләк итте.
МА "Татар-информ", 2009 елның 6 августы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз