Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Чаллы Россиянең рекордлар китабына керде
2009 елның 5 августы, чәршәмбе
Чаллы иң озак дәвам иткән эстафета буенча Россия рекорды куйды. Моны бүген Россия рекордлар китабының баш мөхәррире Алексей Свистунов раслады.
Старттан соң бер тәүлек вакыт узгач, 11.00 сәгатьтә "Төзүче" стадионында 4799 кеше Чаллы данын яклады.
Бүген 11.00 сәгатьтә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Васил Шәйхразиев 100 метр араны йөгереп узды.
"Мондый җиңүләрне шампан шәрабе белән билгеләп үтәргә кирәк, ә биредә табигать үзе безнең өчен шатлана һәм яңгырга коендыра!", - диде Васил Шәйхразиев үзен финишта каршылаган журналистларга.
Ул финишка килеп җиткәч, Чаллыда яшәүчеләрне ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, шәһәр мэры Илдар Халиков, Россия рекордлар китабының баш мөхәррире Алексей Свистунов тәбрикләде.
"Чаллы безне гаҗәпләндерүдән туктамый, - дип уртаклашты үзенең хис-кичерешләре белән Равил Моратов. - Әлеге чара шәһәрнең бердәм булуын һәм күп нәрсәгә сәләтле икәнлеген күрсәтте. Рәхмәт сезгә!".
"Минем җиңәчәгебезгә шигем юк иде. Мин эстафетада катнашкан 5 меңгә якын кешенең һәркайсы Россия чемпионы булуга бик тә шат. Барлык катнашучыларны, аларның гаиләләрен һәм коллективларны чын күңелдән котлыйм. Рекордлар китабында "Чаллы - иң яхшы спорт казанышы" дигән язуның пәйда булуы шатлыклы күренеш", - диде Илдар Халиков.
Алексей Свистунов шәһәр мэрына иң озак дәвам иткән эстафета буенча Россия рекорды куюны раслаган таныклык тапшырды. "Чаллы тарихка танылган автомобильләр җитештерүче шәһәр буларак кына кереп кенә калмады, бүген бөтен дөнья әлеге калада спортны яратучы кешеләр яшәвенең шаһиты булды. 4799 кеше бер тәүлек дәвамында 100 метр араны йөгереп узды. Бу Чаллының рекорд куюын раслый һәм сезне моның белән чын күңелдән тәбрик итәм!".
Чаллының Гиннесның рекордлар китабына керү-кермәве сентябрь аенда билгеле булачак. Аңа кадәр Лондонда Чаллы фотографлары һәм телеоператорлары төшергән базаны караячаклар һәм катнашучыларның исемлеген тикшерәчәкләр.
МА "Татар-информ", 2009 елның 5 августы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз