5 августта Пермьдә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Совет утырышы һәм Россия Иминлек советының күчмә киңәшмәсе узды.
Утырыш РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота һәм РФ Иминлек советы секретаре Николай Патрушев рәислегендә үтте.
Киңәшмәдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев, Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары, РФ Федераль Җыены һәм федераль башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашты.
Утырышта илкүләм стратегик өстенлекләрне гамәлгә ашыру барышында иминлеккә янау һәм финанс-икътисади кризис шартларында аны нейтральләштерү буенча чаралар, шулай ук округ территориясендә наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуның нәтиҗәлелеген арттыруга бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышынды.