Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында зональ киңәшмә үткәрелә
2009 елның 5 августы, чәршәмбе
5 августта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлтелгән өстәмә чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча зональ киңәшмә үткәрелә.
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Александр Тыгин рәислегендә уздырыла торган әлеге чарада ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Рафик Зәһретдинов, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының эшкә урнаштыру һәм махсус программалар бүлеге җитәкчесе Ринат Хөснетдинов, республиканың Арча, Әтнә, Балтач, Әлки, Саба, Теләче, Биектау, Кукмара, Аксубай, Нурлат муниципаль районнары хакимияте башлыклары һәм ул районнарның мәшгульлек үзәкләре, юл хезмәте, җирле үзидарә җитәкчелеге вәкилләре һ.б. катнаша.
Бүгенге зональ киңәшмәгә чыгарылган Татарстан Республикасында глобаль финанс кризис йогынтысы нәтиҗәсендәге каршылыкларны җиңеп чыгуда кисәтү чараларының комплекслы планы буенча кабул ителгән региональ программасы белән хезмәт базарында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге һәм юл-транспорт комплексындагы киеренкелекләрне киметүгә юнәлтелгән өстәмә чараларны гамәлгә ашыру, Татарстан муниципаль районнарында хезмәт базарында федераль законнар һәм ТР законнарының үтәлешен оештыру кебек төп мәсьәләләр буенча югарыда әйтелгән министрлыклар вәкилләре ачыклык кертә, күп санлы сорауларга җавап бирә.
МА "Татар-информ", 2009 елның 5 августы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз