Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Р.Миңнеханов: "Киләсе елга метроның яңа станциясен тапшыру бурычы тора"
2009 елның 6 августы, пәнҗешәмбе
"Кәҗә бистәсе"ннән "Кремль" станциясенә таба 2008 елның 12 маенда уң як тоннельне казу эшенә керешкән "Алтынчәч" тоннель казу комплексы бүген 2242 метрның соңгы метрын үтеп, "Кремль" станциясендәге демонтаж камерасына килеп чыкты.
Бүген шушы вакыйга уңаеннан оештырылган тантаналы вакыйганы ачып, "Казметрострой" муниципаль унитар предприятиесе җитәкчесе Марат Рәхимов: "Шушы тоннельне казу эшенә керешеп, 15 айга якын вакыт эчендә Казансу елгасы төбеннән юл салынып, алга таба төзелеш эшләренә мөмкинлек бирелә. Киләсе елга Республика һәм Шәһәр көннәренә "Кәҗә бистәсе" станциясен, Мәскәү һәм Вахитов районнарын тоташтырган юлны кулланылышка тапшырачакбыз", - дип вәгъдә бирде.
ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов исә, финанс яктан хәзерге дөньякүләм кризис китергән авыр шартларда метро салу эше дәвам иттерелүен белдереп: "Быел инвестицион программалар киметелсә дә, метро төзелеше программасы Татарстан Президенты тарафыннан быел да һәм киләсе елга да гамәлдә калдырылды, димәк, ышанычны аклап, киләсе елга яңа станцияне тапшыру бурычын үтәргә кирәк", - дип басым ясап әйтте. Чыгышының соңында ТР Хөкүмәте җитәкчесе якынлашып килгән Төзүчеләр көне белән вакыйга хуҗаларын котлап, аларның үзләренә дә, казанлыларга да хезмәтләре белән зур бүләк ясауларын искәртте һәм, алга таба да метро төзелешен финанслаячакбыз, дип ышандырды.
Казан шәһәре мэры Илсур Метшин метро төзүчеләргә мөрәҗәгать итеп: "Сез чираттагы тапкыр үзегезне иң яхшы яктан күрсәтә алдыгыз: килешенгән срокларда Казансу елгасы астыннан үтеп, 2 тоннельне дә казып бетереп, станция төзү эшенә керешүгә юл ачтыгыз. Узган ел ахырында "Җиңү проспекты" станциясен кулланылышка тапшырып, без барыбыз да ничә тапкырга пассажирлар саны артуын күрдек. Киләсе елга елга аръягын шәһәр үзәге һәм Икенче Таулар микрорайоны белән тоташтыруны түземсезлек белән һәммәбез дә көтәчәкбез", - диде һәм республика җитәкчелеген метро төзелешен финанслауны туктатмаулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
МА "Татар-информ", 2009 елның 6 августы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз