Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Чаллыда бер тәүлек дәвам итәчәк эстафетага старт бирелде
2009 елның 4 августы, сишәмбе
Чаллыда бер тәүлек дәвам итәчәк эстафетага старт бирелде. Шул рәвешле Чаллы шәһәре башта - Россия, аннары дөнья рекорды куярга ниятли. Спорт марафоны Казанда 2013 елда узачак Универсиадага теләктәшлек күрсәтү йөзеннән үткәрелә.
Эстафетада беренчеләрдән булып Чаллы шәһәре мэры Илдар Халиков старт алды, ул эстафета таягын әлеге чарада катнашу өчен Казаннан махсус килгән ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариевка тапшырды. Аннары эстафета таягын танылган Чаллы спортчысы Фирая Солтанова-Жданова кабул итеп алды.
Чаллы шәһәре мэры Илдар Халиков мондый зур чарада әле беренче тапкыр гына катнашуын әйтте. "Мин Чаллыда яшәүчеләрнең бу чараны үткәрүенә бик тә шат. Аның Татарстанда Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елында узуы аеруча куанычлы", - диде ул.
Бу көннәрдә "Төзүче" стадионында эчке эшләр идарәсенең 478 хезмәткәре көчәйтелгән режимда эшләячәк. Стадионда ашыгыч медицина ярдәменең ике бригадасы һәм дүрт фельдшер бригадасы тәүлек әйләнәсе кизү торачак.
Эстафетада катнашучы һәркемне фотога һәм видеога төшерәләр. Фотосурәтләр һәм видеоязмалар алга таба рекордны раслау өчен база булып хезмәт итәчәк. Аларны Лондонга Гиннесның рекордлар китабы редакциясенә җибәрәчәкләр.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, туй күлмәге кигән кызлар, спортчылар һәм мәктәп укучылары 100 метр араны йөгереп узды инде.
Рекорд кую өчен эстафетада катнашучыларга 100 метр араны уртача алганда 20 секундта буйсындырырга кирәк.
Иртәгә 11.00 сәгатьтә Чаллының Россия рекордын куйганмы-юкмы икәнлеге билгеле булачак.
МА "Татар-информ", 2009 елның 4 августы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз