Казанда "August Jazz Fresh" исемле джаз музыкасы программасы тәкъдим ителә
2009 елның 5 августы, чәршәмбе
5 августта ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее паркында Казанда иҗат итүче, пианист, композитор Андрей Руденко җитәкчелек итә торган "RUDEN JAZZ QUARTET" коллективы "August Jazz Fresh" исемле программа тәкъдим итә.
Андрей Руденко джаз һәм академия музыка сәнгате сөючеләренә яхшы таныш. Ул Мәскәүдәге П.Чайковский исемендәге дәүләт консерваториясен тәмамлый. 1999-2001 елларда Ирландия Патша Академиясендә белемен камилләштерә. Андрей Руденко - халыкара конкурслар лауреаты, күпсанлы джаз фестивальләрендә катнашучы. 2004 елда Тыва Республикасында күренекле пианист АКШның танылган "Sun Ra Arkestra" коллективы белән бергә чыгыш ясый һәм фестивальнең иң яхшы пианисты дигән исемгә лаек була.
ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееннан алган мәгълүматка караганда, Андрей Руденко оештырган "RUDEN JAZZ QUARTET" төркемендә музыкантлар - Дмитрий Забегаев, Дмитрий Соломатин, Рафаэль Абдуллин иҗат итә. Алар тәкъдим итәчәк "August Jazz Fresh" программасы ике бүлектән торачак. Беренче бүлектә Андрей Руденко язган композицияләр һәм джаз музыкасы уйнатылачак. Икенче бүлектә исә музыка сөючеләр танылган "Beatles" төркеме җырларының аранжировкасын тыңлый алачак дип көтелә.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.