Татарстанда педагогларның август конференциясе башланды

2009 елның 5 августы, чәршәмбе
5 августта 283 нче балалар бакчасында (Привольная урамы, 20а) "Мәктәпкәчә тәрбиянең яңа формалары" дигән исем астында республика август конференциясенең Вахитов районы секциясе үз эшен башлап җибәрә.

Конференциядә Вахитов районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре ел дәвамында балалар бакчаларында оештырылган чаралар хакында хисап бирәчәк. Педагоглар мәктәпкәчә тәрбия бирү программаларын тәкъдир итәчәк, дип хәбәр иттеләр Вахитов районы хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.

Конференциядә педагоглар гына түгел, фоторәсемнәр һәм чәчәкләр күргәзмәсе әзерләгән ата-аналар һәм балалар да катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International