4 августта Оренбургта РФ Премьер-министры Владимир Путин рәислегендә узган киңәшмәдә урып-җыю эшләренең барышы һәм корылыктан зыян күргән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтү чаралары хакында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, беренче вице-премьер Виктор Зубков, авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, Оренбург өлкәсе губернаторы Алексей Чернышев, шулай ук Россия компанияләре һәм банк структуралары җитәкчеләре катнашты.
"2008 елда бөртеклеләрдән рекордлы уңыш җыелды. Быел мондый уңыш булмаячак, табигать ике мәртәбә мондый бүләк ясамый. Гәрчә фаразлар начар түгел - быел ашлыкның тулай җыемы 85 миллион тонна булыр дип көтелә. Бу Россиянең эчке ихтыяҗларыннан сизелерлек артып китә, экспорт потенциалы 22-23 миллион тонна күләмендә сакланачак", - дип белдерде Владимир Путин, киңәшмәне ачып.
Аның сүзләренә караганда, тулаем алганда илдәге вәзгыять яхшы булса да, Россиянең алты төбәге корылыктан нык зыян күрде. Киңәшмәнең Оренбургта узуы очраклы түгел - Россиядә корылыктан зыян күргән 3,3 миллион гектар чәчүлек җирләренең 1,1 миллион гектары Оренбург өлкәсенә туры килә.
"Агросәнәгать комплексына ярдәм күрсәтү - безнең бәхәссез өстенлек", - дип ассызыклады РФ Премьер-министры. 1 июльдән авыл хуҗалыгы өчен ягулык-майлау материаллары күпләп сату бәясеннән 10 процент ташлама белән җибәрелә. 2009 елда чәчүлекләрне иминиятләштерүгә федераль бюджеттан 2 миллиард сум акча бүлеп бирү каралган.
Владимир Путин әлегә чәчүлекләрне иминиятләштерү бик актив бармавын билгеләп үтте. Корылыктан зыян күргән мәйданнарның нибары 8 проценты гына иминиятләштерелгән. "Иминиятләштерү максатына акча күчергән хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү урынлы булыр иде, - дип саный ул. - Иң мөһиме, ярдәм конкрет тауар җитештерүчеләргә барып ирешсен, ә бюджет акчалары нәтиҗәле эшләсен иде. Корылыктан зыян күргән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә килгәндә, без аларны бәладә калдырмаячакбыз".
Бүгенге көндә Татарстанда 1028,4 мең тонна ашлык суктырылган, шуның 316,9 мең тоннасы - көзге арыш, 555,7 мең тоннасы - көзге бодай, 73,8 мең тоннасы - тритикале, 53,7 мең тоннасы - арпа, 19,3 мең тоннасы - борчак. Республика буенча уртача уңыш гектарыннан 24,7 центнер тәшкил итә.
Корылык аркасында быел игенчелек продукциясе 16 миллиард сумга кимрәк булачак. Корылык китергән зыянның күләме 2,5 миллиард сум тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы культуралары 400 мең гектардан артык мәйданда юкка чыккан. Ашлыкның күләме узган елга караганда 2,5 миллион тоннага азрак булачак.