ТР Президенты законга кул куйды

2009 елның 3 августы, дүшәмбе
3 августта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Автомобиль юллары һәм Татарстан Республикасы территориясендә юл эшчәнлеге турында"гы Законга кул куйды.

Аның нигезендә юл эшчәнлеге өлкәсендәге хокукый, оештыру һәм финанс-икътисади нигезләр раслана, әлеге өлкәдә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының компетенциясе билгеләнә.

Закон тексты рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International