"Татнефть" беренче яртыеллыкта 33,986 миллиард сум күләмендә чиста табыш алган

2009 елның 3 августы, дүшәмбе
"Татнефть" ААҖ 2009 елның беренче яртыеллыгында 33,986 миллиард сум күләмендә чиста табыш алган. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 15 процентка артыграк һәм тулаем узган елгы кадәр диярлек.

Беренче кварталда чиста табыш - 22,171 миллиард, икенче кварталда 11,815 миллиард сум тәшкил иткән. iguru.ru хәбәр иткәнчә, әлеге күрсәткечнең икенче кварталда кимүе бәяләү резервларына төзәтмә кертү белән бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International