Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Татарстанда бер миллион тонна ашлык җыеп алынды
2009 елның 3 августы, дүшәмбе
Татарстан 1 миллион 28 мең 400 тонна ашлык суктырылды. Игеннәр 416,1 мең гектар мәйданда җыеп алынды, бу бөртекле культуралар чәчелгән мәйданнарның 25 проценты дигән сүз. Республикада уртача уңыш гектарыннан 24,7 центнер (узган ел - 34,8 центнер) тәшкил итә. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Нурлат районында игеннәр 53 процент мәйданда җыеп алынган. 70 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш гектарыннан 30,5 центнер тәшкил итә. Зәй районында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 42 процент мәйданда җыеп алынган. 35,6 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 20,1 процент тәшкил итә. Алексеевски районы аграрийлары игеннәрне 39 процент мәйданда җыеп алган. 45,2 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 25 процент тәшкил итә.
Яңа Чишмә районы игенчеләре игеннәрне 33 процент мәйданда җыеп алган. 18 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 11 процент тәшкил итә. Әлки районында бөртекле культуралар 31 процент мәйданда җыеп алынган. 49,9 мең тонна ашлык җыеп алынган. Уртача уңыш гектарыннан 32,2 центнерга җитә. Минзәлә районында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар чәчелгән мәйданнарның 31 процентында игеннәр җыеп алынган. 44,9 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 30,2 центнер тәшкил итә.
МА "Татар-информ", 2009 елның 3 августы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз