И.Метшин: "Россиянең якын-тирәдәге зур шәһәрләре белән үзара реклама алышу кирәк"

2009 елның 3 августы, дүшәмбе
3 августта Казан шәһәре җитәкчелегенең аппарат киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин шәһәрнең тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе быел 6 айда, икътисади кризис булуга карамастан, шәһәр бюджетына 85 млн. сум акча кертүен белдереп, Россиянең башка шәһәрләреннән Казанга ял көннәрендә килеп йөрүләрен, хәтта тулы поезд вагоннары, автобуслар белән җыелып килүләрен, аквапарк, зур сәүдә үзәкләре, музыкаль фестивальләр һәм музейларга йөрүләрен исәпкә алып, Казанны республикадан читтәге зур шәһәрләрдә рекламалау кулай булачагы хакында тәкъдим кертте.

"Халык ихтыяҗларын исәпкә алып, без якын-тирәдәге Россия шәһәрләре башлыкларына реклама мәйданнары алмашуны тәкъдим итә алабыз. Шул рәвешле, Казан туризм һәм төрле өлкәдә хезмәт күрсәтү, товар сату буенча тәкъдимнәрен читтә дә җиткерә алачак, алар исә - бездә. Гомумән, социаль рекламаны үстерү зарур. Аерым алганда, ял көннәренә, көзге каникулларга яраштырып турлар оештырырга, шуның белән туристларны күбрәк - елына 1 миллионга кадәр җәлеп итәргә, халыкны Шаляпин фестивалена, Чемпионнар лигасына, башка вакыйгаларга бәйләп махсус чакырырга була", - диде И.Метшин.

Моннан тыш, шәһәр башлыгы 2012 елның 1 июлендә реклама бирүчеләр белән килешүләр срогы тулуын белдереп, аннан соң реклама бирү бөтенләй башка форматта булачак, алар шул хакта белеп торсын, диде. Дөрес, әлегә аның программасы әзер түгел, шуңа күрә ничегрәк буласын төгәл генә әйтеп булмый, шулай да, мэр сүзләренчә, 2013 елга Казан халыкара мәйданга чыгарга тиеш, транспорт тукталышларындагы павильоннарны, реклама бирелешне һ.б. төр объектларны да шушы югарылыкка туры килерлек итеп әзерләү сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International