4 августта Оренбургта РФ Премьер-министры Владимир Путин рәислегендә узган киңәшмәдә урып-җыю эшләренең барышы һәм корылыктан зыян күргән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтү чаралары хакында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, беренче вице-премьер Виктор Зубков, авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, Оренбург өлкәсе губернаторы Алексей Чернышев, шулай ук Россия компанияләре һәм банк структуралары җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә башланыр алдыннан Минтимер Шәймиев Оренбургтагы татар йортында булды. Искәртеп узабыз, 2009 елның 2 июнендә Оренбург өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре кысаларында "Милли авыл" милләтара мәдәният комплексында татар йорты ачылды. Татар йорты составына милли-мәдәни мохтарият бинасы һәм этнография музее керә. Музей экспозициясендә Оренбург өлкәсендә яшәүче татарларның тарихы хакында сөйләүче экспонатлар, шулай ук элеккеге бай тормышлы татар гаиләсенең көнкүрешен чагылдыручы әйберләр урын алган.
Киңәшмәдә Владимир Путин белдергәнчә, агросәнәгать комплексына ярдәм күрсәтү РФ Хөкүмәте өчен бәхәссез өстенлек булып тора. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен кредитларны түләү вакытын озайту, ягулык-майлау материалларына чыгымнарның бер өлешенә субсидия бирү һәм чәчүлекләрне иминиятләштерү максатына 2 миллиард сум акча юнәлдерү - болар авыл хезмәтчәннәренә ярдәм итәргә тиешле төп чаралар. Төбәкләргә корылык китергән нәтиҗәләрне бетерү өчен 100 миллиард сум күләмендә бюджет кредитларын бирү мөмкинлеге дә каралачак.
"Иң мөһиме, ярдәм конкрет тауар җитештерүчеләргә барып ирешсен, ә бюджет акчалары нәтиҗәле эшләсен иде. Корылыктан зыян күргән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә килгәндә, без аларны бәладә калдырмаячакбыз", - дип ассызыклады Владимир Путин.
"Корылык Татарстандагы берничә районга кагылды, - дип белдерде журналистларга Минтимер Шәймиев киңәшмә тәмамланганнан соң. - Бүгенге киңәшмәдә мин РФ Премьер-министрына республика ел саен уртача 5-6 миллион тонна ашлык җыеп ала иде, ә быел аның күләме 3,5 миллион тонна тәшкил итәчәк, дип белдердем. Күп нәрсә язгы культуралар уңышына бәйле булачак".
Республика башлыгының сүзләренә караганда, киңәшмәдә авыл хезмәтчәннәре өчен мөһим булган кредитларның вакытын озайту мәсьәләсе, шулай ук чәчүлекләрне иминиятләштерү һәм дәүләт иминият компаниясен төзү проекты хакында фикер алышынган.
Бүгенге көндә Татарстанда 1028,4 мең тонна ашлык суктырылган, шуның 316,9 мең тоннасы - көзге арыш, 555,7 мең тоннасы - көзге бодай, 73,8 мең тоннасы - тритикале, 53,7 мең тоннасы - арпа, 19,3 мең тоннасы - борчак. Республика буенча уртача уңыш гектарыннан 24,7 центнер тәшкил итә.
Корылык аркасында быел игенчелек продукциясе 16 миллиард сумга кимрәк булачак. Корылык китергән зыянның күләме 2,5 миллиард сум тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы культуралары 400 мең гектардан артык мәйданда юкка чыккан. Ашлыкның күләме узган елга караганда 2,5 миллион тоннага азрак булачак.