31 июль көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев “Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында” һәм “2006–2010 елларда Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлеге” Программасын раслау турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”гы ТР законнарын имзалады.
Беренче закон тарафыннан Татарстан Республикасы Җир кодексына шәһәр яны зоналарының чикләре һәм хокукый режимы, гражданнарга печән чабу һәм көтү көтү өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирүнең шартлары турындагы нигезләмәләр, шулай ук төгәллек кертү характерындагы башка нигезләмәләр өстәлә.
Икенче закон нигезендә “2006–2010 елларда Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлеге” Программасы белән идарә итү, әлеге өлкәдәге инвестиция сәясәте, Программа үтәлешен контрольдә тотуга кагылышлы Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары компетенциясенә үзгәрешләр кертелә.
Закон текстлары рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.