ТР Президенты берничә законга кул куйды

2009 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

30 июль көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев “2008 елда Татарстан Республикасы бюджетының үтәлеше турында”, “2008 елда Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетының үтәлеше турында”, “Татарстан Республикасында торак биналар һәм коммуналь хезмәтләргә түләүнең төбәк стандартлары турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”, “Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”, “Әлмәт муниципаль районының Яңа Никольский һәм Урсалы авыл җирлекләрен үзгәртү турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” һәм “Әлмәт муниципаль районы” муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең статусы һәм территорияләре чикләрен билгеләү турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”гы Татарстан Республикасы законнарын имзалады.

Закон текстлары рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International