М.Шәймиев: “Игеннәрне күтәренке кәеф белән, югалтуларсыз һәм тиз арада җыеп алырга кирәк”

2009 елның 28 июле, сишәмбе

28 июль көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев урып–җыю эшләренең барышы белән танышу максатыннан республиканың Сарман һәм Азнакай районнарында булды. Эш сәфәрендә аны ТР Премьер–министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.

Сарман районында республика башлыгы арыш, борчак һәм шикәр чөгендере басуларын карады. Узган ел Сарман районы бөртекле культураларны урып–җыю буенча беренче урынны алды, районда 246 мең тонна ашлык суктырылды. Быел уңыш корылык аркасында азрак булачак. Хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашуда Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, быел бөртеклеләрнең уңышы гектарыннан 30 центнер чамасы тәшкил итәчәк, узган ел ул 45 центнерга җиткән иде. Районда ике ай буе яңгыр яумавын исәпкә алсаң, бу да начар күрсәткеч түгел.

“Заманча технологияләр куллану нәтиҗәсендә корылыкның йогынтысын киметергә мөмкин”, – дип белдерде ТР Президенты. Аның сүзләренә караганда, районда инде дүртенче елын “Агросила Групп” уңышлы эшләп килә, ул авыл хуҗалыгында заманча технологияләр кертә.
Көннең икенче яртысында Минтимер Шәймиев Татарстанның Азнакай районында “Радонь” сортлы көзге арыш һәм “Омская–33” сортлы язгы бодай чәчелгән басуларда урып–җыю эшләренең барышы белән танышты.

Азнакай районында бөртекле культуралар чәчелгән мәйданнар 63,3 мең гектар тәшкил итә. Корылык аркасында чәчүлекләрнең 35 мең гектардан артыгы (29 процент) юкка чыккан. Зыянның күләме 379 миллион сумнан артып китә. Корылыкның нәтиҗәсе шактый сизелә, чөнки район республиканың иң эре терлекчелек төбәкләреннән берсе санала, терлекләрнең баш саны буенча дүртенче урынны били.

Районда корылык нәтиҗәләрен киметү өчен тиешле чаралар күрелә. Игеннәрϰюкка чыкканϰмәйданнарда туфракны алдагы чәчүгә әзерләү эшләре бара. Шулай ук рапс, судан үләне һәм тары чәчәләр. Хәзерге вакытта бу эш 1859 гектарда башкарылган.

Хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашуда Минтимер Шәймиев ассызыклап үткәнчә, хәзерге вакытта терлекчелек өчен җитәрлек күләмдә тупас һәм сусыл азык әзерләргә, алар белән барлык шәхси һәм күмәк хуҗалыкларны тәэмин итәргә кирәк. Республика башлыгы инициативасы белән бу җәйдә авыл хезмәтчәннәре шәхси ярдәмче хуҗалыклардан тапшырыла торган бер литр сөт өчен 2 сум күләмендә дотация ала. Бу сыерларның баш санын саклап калырга мөмкинлек бирде.

Татарстан Президенты авыл халкын, кризиска да карамастан, республика барлык социаль йөкләмәләрне тулы күләмдә үтәячәк, дип ышандырды. Социаль ипотека һәм агросәнәгать комплексында эшләүче яшь белгечләр өчен торак төзү программалары дәвам итәчәк. Минтимер Шәймиев авыл кешеләрен ташламалы кредитларны активрак алырга чакырды. Республикада ташламалы программалар буенча кредит бирүнең гомуми күләме 7 миллиард сумнан артык тәшкил итә.

“Корылык Сарман һәм Азнакай районнарына йогынты ясады, әмма заманча техника һәм технологияләр кулланыла торган җирләрдә корылыкның йогынтысы күпкә азрак”, – дип белдерде журналистларга Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта хуҗалыкларда ашлыкның күләме җитәрлек, шәхси һәм күмәк хуҗалыкларны терлек азыгы белән тәэмин итәргә кирәк.

“Игеннәрне күтәренке кәеф белән, югалтуларсыз һәм тиз арада җыеп алырга кирәк”, – дип белдерде Минтимер Шәймиев. Корылыкка бәйле вәзгыятьне шәрехләп, ТР Президенты федераль үзәк өчен Татарстандагы корылык нәтиҗәләре буенча барлык материаллар әзерләнде һәм РФ бюджетыннан компенсация бирелергә мөмкин, дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International