Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев “Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында”, “Мәдәният турында”, “Татарстан Республикасының Спас районындагы Ирек авылын бетерү турында” һәм “Спас муниципаль районы” муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен һәм статусын билгеләү турында”гы Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү хакындагы законнарны имзалады.
Беренче закон тарафыннан республикада муниципаль хезмәткәрләргә тиешле еллар эшләгән өчен пенсия түләү һәм финанслау механизмына төгәллек кертелә, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Икенче закон белән Татарстан Республикасының Спас районындагы Ирек авылын бетерү һәм аңа бәйле рәвештә “Спас муниципаль районы” муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләре һәм статусы турындагы законга кертелгән үзгәрешләр регламентлана.
Өченче закон тарафыннан мәдәният өлкәсендә дәүләт хезмәтләренең сыйфат стандартларын эшләү һәм билгеләү буенча вәкаләт бирелгән ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР башкарма хакимият органы вәкаләтләре тулыландырыла. Шулар нигезендә мәдәният өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен финанслау нормативлары формалаштырылачак.