М.Шәймиев:“Төркия белән ике арада хезмәттәшлекне җәелдерү өчен бернинди киртәләр юк”

2009 елның 24 июле, җомга

Татарстан белән Төркия арасындагы багланышларны ныгытуга тагын бер адым ясалды. Моңа Истанбул мэры Кадыйр Топбаш җитәкчелегендәге делегациянең республикага сәфәре җирлек бирә. 24 июль көнне кунакларны Кремльдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев кабул итте.

Президент кунакларны шәхсән һәм Татарстан халкы исеменнән сәламләп, изге теләкләр юллады. Аның сүзләренә караганда, Истанбул мэрының Казанга килүе күп нәрсәләр турында сөйли. Ул моны Татарстанга, аның халкына тирән ихтирам, тагын да тыгыз элемтәләр булдыруга омтылыш билгесе буларак бәяләде. Минтимер Шәймиев Төркия белән Татарстан арасындагы багланышларның соңгы елларда аеруча уңышлы булуын искәртте. “Төркиягә беренче сәфәрем вакытында ул чактагы Президент белән очрашуда, ике арадагы тарихи элемтәләрне торгызуның перспектив нигезе салынган иде. Ул бүгенге җитәкчеләр тарафыннан уңышлы үстерелә”, - ди Татарстан башлыгы. Минтимер Шәймиев агымдагы елның февралендә Төркия Президенты Абдуллах Гюльнең Татарстанга сәфәрен ике арадагы багланышлар тарихында беренче вакыйга булуын белдереп, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Соңгы елларда Россия белән Төркия арасында ныклы багланышлар урнашу Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да җәелдерергә юл ача. “Бу мөнәсәбәтләрне алга таба үстереп, хезмәттәшлекне җәелдерү өчен бүген бернинди киртәләр юк”, -дип саный Минтимер Шәймиев.

Кадыйр Топбаш киңкырлы шәхес-дин белгече, архитектор да. Истанбул мэриясендә ул 1994 елдан эшли башлый. 1994-1998 елларда шул чактагы шәһәр мэры Рәҗәп Тайип Эрдоганның (Төркиянең бүгенге Премьер-министры) киңәшчесе вазифасын башкара. Сарайлар, биналар, тарихи һәйкәлләрне реставрацияләү мәсьәләләре белән шөгыльләнә. 2004 елдан Истанбул мэры. Аның максаты каланы дөньяның мега-шәһәрләренең берсе итү. “Шундый данлыклы шәһәрнең башлыгы булу һәркем өчен зур дәрәҗә. Бу вазифаны һәркемгә ышанып тапшырмыйлар. Аның өчен бик булдыклы кеше булырга кирәк”, -ди Татарстан Президенты. Аның фикеренчә, моны Топбашның мэр булып икенче кат сайлануының шәһәр тарихында беренче очрак булуы да исбатлый.

Мэрның бу Татарстанга тәүге сәфәре булса да, ул соңгысы булмаячак. Журналистлар белән әңгәмә вакытында ул киләсе елга Сабантуйга килергә вәгъдә бирде. Ә Казан мэры Илсур Метшинның бу тарихи, тугандаш калага сәфәре инде бу көзгә үк планлаштырылган. 2002 елдан бирле кардәш шәһәрләр саналучы Казан белән Истанбулның бер-берсеннән өйрәнәсе әйберләре шактый. “Без Казанның уңышлы, алдынгы шәһәр булуына күнегеп беттек инде. Әмма безгә әле Истанбулдан бик күп нәрсәләрне өйрәнергә кирәк булачак”, - ди Илсур Метшин. Аның сүзләренә караганда туризмны үстерү тәҗрибәсе аеруча өйрәнүгә мохтаҗ. 2004 елда Истанбулга Кадыйр Топбаш мэр итеп сайланганда елына 2 млн. турист килә торган булса, соңгы 5 ел эчендә аларның саны 8 млн. га җиткән. Истанбулның үз шәһәр төзелеш компаниясе калада ел саен 700 мең кв. метр мәйданда торакны сафка бастыра. Бу тәҗрибә дә Казан өчен өйрәнүгә лаек. Шәһәрдәр арасында эшлекле даирә делегацияләре белән алмашу нияте дә бар. Казан белән Истанбул арасында туры авиарейсларның булуы араларны тагын да ныгытуга хезмәт итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International