ТР Президенты Минтимер Шәймиев Идел буе-Урал хәрби округы командующие белән очрашты

2009 елның 24 июле, җомга

24 июль көнне Кремльдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Идел буе-Урал хәрби округы командующие генерал-лейтенант Аркадий Бахин белән очрашты.

Аркадий Бахин әлеге вазифага РФ Указы нигезендә узган елның декабрендә генә билгеләнгән иде. Бу аның Татарстанга беренче танышу сәфәре. Идел буе-Урал хәрби округы командующие очрашу соңында журналистлар белән булган кыска әңгәмәсе вакытында визитның планлы характерда булуына басым ясап, очрашуда күтәрелгән мәсьәләләргә тукталды. Генерал-лейтенант республикада хәрбиләргә булган хөрмәт, җылы мөнәсәбәтне югары бәяләде. Аның фикеренчә, бу мөнәсәбәт һәркайда чагыла. Ул Суворов училищесы курсантларын кайгыртуда, хәрби хезмәткә чакырылучы яшьләр белән эшләүдә дә ачык күренә. Аркадий Бахин Россия Кораллы көчләренә Татарстаннан чакырылган егетләрнең аеруча әзерлекле булуын, яхшы хезмәт итүләрен ассызыклады.

Президент белән очрашуда, аерым алганда, Казанның Суворов, танк училищелары (Казан югары хәрби команда училищесы) эшчәнлеге, республикада хәрбиләр өчен торак төзү хакында сүз барган. Татарстан ягы хәрбиләргә торак төзү күләмен арттырырга әзер булуын белдергән.

Кремльдә узган очрашуда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов, Казан гарнизоны җитәкчесе Валерий Миронченко, ТР Хәрби комиссары Сергей Погодин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International