Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ТР министрлыклары эшчәнлегенең нәтиҗәлелек рейтингы бер айдан соң тәкъдим ителәчәк
2009 елның 12 августы, чәршәмбе
12 августта ТР Министрлар Кабинетында "Агымдагы елда Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында" дигән темага киңәшмә узды.
Үзенең кереш сүзендә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хакимият органнарының нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләсендә зур резервлар бар. Татарстанда эшләнгән индикаторлар республика һәм муниципаль хакимият эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Әлеге өлкәдә Сингапур тәҗрибәсе дә өйрәнелде.
"Бу эшне федераль хакимият органнары белән үзара килешеп алып барырга кирәк дип саныйм. Мониторингны автоматлаштыру аеруча мөһим", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Киңәшмәдә төп доклад белән ТР икътисад министры Марат Сафиуллин чыгыш ясады. Ул киңәшмә тәмамланганнан соң гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә 8 июльдә ТР Дәүләт Советы сессиясендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең "Татарстан Республикасының 2010-2012 елларга исәпләнгән бюджет һәм финанс сәясәте турында" дигән темага доклад белән чыгыш ясавын искәртте һәм бөтендөнья финанс кризисы шартларында дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген арттыру кирәклеген билгеләп үтте.
"Безнең өчен теге яки бу дәүләт хезмәткәренең күпме һәм ничек эшләве, аның эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен кайда һәм нинди резервларның булуы мөһим. Бурычларның иң катлаулысы - идарә итүнең нәтиҗәлелеген бәяләү", - дип белдерде Марат Сафиуллин.
Аның сүзләренә караганда, киңәшмәдә ТР Премьер-министры бер ай эчендә ТР Хөкүмәте министрлыклары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча рейтинг тәкъдим итү бурычын куйган. Алынган нәтиҗәләр Татарстан Президенты өчен әзерләнәчәк.
Марат Сафиуллин ЗАГС идарәсе һәм Эчке эшләр министрлыгын мисал итеп китерде - аларда гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр саны кимегән. "Бу әлеге ведомстволарда уңай үзгәрешләр күзәтелүе хакында сөйли", - дип ассызыклады ул.
Татарстанда яшәүче һәркем ТР дәүләт хакимияте башкарма органнарының мәгълүмати ачыклыгын һәм нәтиҗәлелеген ТР Икътисад министрлыгының сайтында бәяли ала.
МА "Татар-информ", 2009 елның 12 августы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз