Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казан I Бөтенроссия спорт форумына 1,5 меңләп кешене җыячак
2009 елның 3 августы, дүшәмбе
Тиздән Казан шәһәре I Бөтенроссия спорт форумын үзендә үткәрәчәк һәм ул илебездә спорт хәрәкәте үсешенә юнәлдерелгән бик зур вакыйга булачак, дип белдерде бүген мэр Илсур Метшин шәһәр хакимиятенең "дүшәмбе киңәшмәсе"ндә.
Шәһәр башлыгы сүзләренчә, FISU әгъзалары, халыкара спорт федерацияләре җитәкчеләре, спорт индустриясендә киң мәйдан биләгән компанияләр вәкилләре килүе көтелгән форумда РФ Президентының Физик культура һәм спорт үсеше, 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, 2014 елда Сочида XXII кышкы Олимпия һәм XI Параолимпия уеннарын әзерләү һәм үткәрү буенча советы әгъзалары катнашачак. Совет составына исә губернаторлар, федераль министрлар, танылган спортчылар кергән. "Казан форумда катнашучыларны кабул итү эшен тиешле дәрәҗәдә оештырырга тиеш, чөнки икенче тапкыр яхшырак тәэсир калдыру мөмкинлеге булмаячак: Бөтенроссия спорт форумын ел саен төрле шәһәрдә үткәрү каралган", - дип, И.Метшин шәһәр җитәкчелегенә шушы максатка юнәлдерелгән бурыч-таләпләр куйды. Республика башкаласы үзендәге Универсиададан соң халыкара киңлектә берничә зур гына ярышлар үткәрергә тиеш, шунлыктан халыкара спорт федерацияләренә шәһәрне һәм аның мөмкинлекләрен иң яхшы яктан күрсәтү таләп ителә, дип басым ясап әйтте ул.
Форумга кадәр Казан Универсиада объектлары исемлегендәге Мәүлетов урамындагы күп функцияле спорт комплексын, Кара-каршы көрәшү сараен, Теннис академиясен кулланылышка тапшыру күздә тотыла. Хәзерге вакытта Казан белгечләре зур халыкара форумнар үткәрүдә тәҗрибәсе булган Берлинда өйрәнү уза.
МА "Татар-информ", 2009 елның 3 августы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз