Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
19 июльдә металлурглар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә
2009 елның 17 июле, җомга
19 июльдә металлурглар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов республика металл коючыларына, тармак ветераннарына ТР Хөкүмәте исеменнән котлау юллады.
“Әлеге һөнәр ияләре илебез сәнәгате үсешенә саллы өлеш кертә. Авыр һәм җиңел сәнәгать предприятиеләре эшчәнлеген металл коючылардан башка күзаллап булмый. Татарстанның күп кенә эре һәм урта предприятиеләрендәге металл кою производстволары бүгенге көндә машина төзелешенең нигезен тәшкил итә, сәнәгатьнең башка тармаклары үсеше өчен хезмәт итә.
Глобаль финанс кризисы көчле үсеш кичергән тармакларга зур йогынты ясады. Аның тәэсирен металлургия производстволары да нык тоя. Хәзерге вакытта әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре, федераль, республика министрлык-ведомстволары белгечләре бергәләп тармак предприятиеләренә дәүләт ярдәме күрсәтү юлларын эзли. Бу мәсьәләләрнең чишелеше тармактагы тискәре тенденцияләрне җиңеп чыгарга, металлургия производстволарының конкурентлыгын күтәрүгә ярдәм итәр дигән ышаныч бар. Илнең сәнәгый потенциалын үстерү металлургларның авыр, нәтиҗәле хезмәтенә бәйле. Кыенлыкларга карамастан, металл коючылар көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерүне арттыру өчен бөтен көчләрен куя”, -дигән юллар бар бу котлауда.
Министр тармак хезмәтчәннәренә, производство ветераннарына ныклы сәламәтлек, яңа хезмәт уңышлары, бәхет тели.
МА "Татар-информ", 2009 елның 17 июле
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз