Борис Грызлов Минтимер Шәймиевне “Алабуга” МИЗда яңа производство ачылу белән котлады

2009 елның 17 июле, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызловтан полипропилен материал җитештерү буенча югары технологияле яңа предприятие – “Полиматиз” ЯАҖ ачылу уңаеннан котлау телеграммасы килде.

Телеграммада мондый юллар бар: “Татарстан Республикасында “Алабуга” мухсус икътисади зонасы территориясендә кыска вакыт эчендә эре сәнәгать проектларын гамәлгә ашыру өчен тиешле шартлар тудырылуы куанычлы хәл. “Полиматиз” Татарстан һәм илебез икътисады үсешенә саллы өлеш кертер дип өметләнәм”, – дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International