“Алабуга” МИЗ да полипропилен материаллар җитештерү буенча иң эре заводларның берсе ачылды

2009 елның 15 июле, чәршәмбе

15 июль көнне “Алабуга” МИЗ территориясендә “Полиматиз” ЯАҖ ачылды. Аны ачу тантанасында РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак һәм ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

Дмитрий Козак завод ачылышын Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия өчен истәлекле вакыйга дип бәяләде. Аның сүзләренә караганда, бу барлык Россия икътисады өчен глобаль кризис шартларында да төзү эшен дәвам итеп була икәнлеге хакындагы сигнал. “Без бу тәҗрибәне бар җирдә дә таратырга тиеш”, -дип ассызыклады ул. Вице-премьер белдерүенчә, бу заманча заводның “Алабуга” махсус икътисади зонасында барлыкка килүе бизнес белән барлык дәрәҗәдәге хакимиятнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. “Бу ничек эшләргә кирәклеген күрсәтүче тәҗрибә”, -дип белдерде ул. Аның сүзләренчә, 2012 елга кадәр “Алабуга” зонасында тагын 30 яңа предприятие ачылырга тиеш. Хөкүмәт башлыгы урынбасары алга таба махсус икътисади зонаның куәтен арттыруда уңышлар теләде.

Ачылыш тантанасында ТР Президенты Минтимер Шәймиев белдерүенчә, “Алабуга” зонасын төзү турында карар кабул ителгәнгә 3 елдан азрак вакыт узган. Бүген 2 мең гектар территориядә булачак производстволар өчен үскән инфраструктура белән участоклар әзерләнгән. Биредә беренче булып производствосын “Соллерс” ачкан иде. Бүген ачылган “Полиматиз” заводы продукциясен “Түбән Кама нефтехим” ААҖ чималы нигезендә җитештерәчәк. Президент сүзләренә караганда, “Алабуга”ның потенциаль резидентлары зонага кертелүче минималь инвестицияләр күләмен киметү мәсьәләсен күтәрә. Хәзерге вакытта бу планканы 10 млн. евродан 3 млн. еврога кадәр төшерү турындагы федераль закон РФ Дәүләт Думасында беренче укылышта кабул ителгән. “Бу инвесторлар эшчәнлеге мөмкинлекләрен киңәйтәчәк”, -дип саный республика башлыгы. Минтимер Шәймиев завод ачылышында катнашучыларны яңа производство ачылышы белән котлап, уңышлар теләде.

“Полиматиз” ЯАҖ Директорлар Советы рәисе Александр Синельников белдерүенчә, заводта 200 төрдәге продукция җитештереләчәк. Бер продукция төреннән икенчесенә линияне туктатмыйча гына 30 минутта күчү мөмкинлеге бар. Заводның беренче линиясен эшләтеп җибәрү буенча символик төймәгә Дмитрий Козак, Минтимер Шәймиев һәм Александр Синельников басты.

Әлеге проектның гомуми суммасы 2,333 млрд. сум белән бәяләнә. Яңа предприятиенең егәрлеге елына 3,5 мең тонна штапельле җепселләр, 1,8 мең тонна полотно, автомобильләр өчен 560 мең комплект келәм эшләнмәләр, 9,4 мең тонна спанбонд/мельтблаун җитештерергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International