15 июль көнне Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Козак “Кризис шартларында Идел буе федераль округындагы объектларның социаль-икътисади хәле” мәсьәләсенә багышланган киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, округ төбәкләре башлыклары катнашты.
Киңәшмә башланганчы анда катнашучыларга “Алабуга” махсус икътисади зонасын тәкъдир иттеләр. Биредә 40 резидент үз эшчәнлеген башлап җибәрер һәм 16 меңнән артык эш урыны булыр дип планлаштырыла. Инвестицияләрнең гомуми күләме 2 миллиардтан артык АКШ доллары тәшкил итә.
“Алабуга” махсус икътисади зонасында “Бер тәрәзә” системасы эшли. Административ эшлекле үзәктә урнашкан системаның операция залында дәүләт тарафыннан җайга салучы 16 органның офислары урнашкан. Бу махсус икътисади зона резидентларының проблемаларын оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә.
“Россиядә кризиска каршы программаларны чынга ашыруга юнәлдерелгән гомуми акчаның күләме 2,5 трлн. сум тәшкил итә”, - дип белдерде киңәшмәдә Дмитрий Козак. Аның сүзләренчә, бу акчаларның 700 млрд. сумы халык мәшгульлеген тәэмин итүгә, 670 млрд. сумы сәнәгать өлкәсенә ярдәм итүгә, 500 млрд. сумы банк системасының тотрыклылыгын күтәрүгә һәм 300 млрд. сумы төбәк бюджетларына өстәмә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Вице-премьер билгеләп үткәнчә, Идел буе федераль округында сәнәгать җитештерү күләме кимү гомумроссия дәрәҗәсен узып киткән. Моны аңлатып була, чөнки актив үсеш алучы төбәкләр кризистан күбрәк зыян күрә. Идел буе федераль округының барлык төбәкләрендә дә кризиска каршы көрәш штаблары оештырылган һәм тиешле программалар кабул ителгән. Идел буе федераль округында кризиска каршы программаларны гамәлгә ашыру өчен юнәлдерелә торган гомуми акчаның күләме 24 миллиард сум тәшкил итә.
Киңәшмәдә Григорий Рапота белдерүенчә, хәзерге вакытта кризиска кадәр башланган эре инвестицион проектларны туктатырга ярамый. Мисал өчен, Татарстанда “Казаноргсинтез”ны модернизацияләү, Түбән Камада нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексын төзү шундый проектлар исәбенә керә. Тулы вәкаләтле вәкил фикеренчә, кризистан яхшы инфраструктура белән чыгарга кирәк һәм юллар төзелеше приоритетлы проектларның берсе булырга тиеш. Шулай ук кредит ресурсларының үтемлелеген күтәрү мөһим мәсьәлә булып тора. Хәзерге вакытта рефинанслау 11 процентка кадәр төшкән һәм теоретик яктан кредитны елына 14 процентын кайтару шарты белән алырга мөмкин булырга тиеш. Әмма кредитның реаль ставкалары 22 проценттан артык.
“Алабуга” махсус икътисади зонасында киңәшмә беткәч “Полиматиз” ЯАҖ производствосын ачу тантанасы була.