14 июль көнне Казан Кремленда ТР Президенты Минтимер Шәймиев 13 июльдән 15енә кадәр Татарстанда эш сәфәрендә булачак балыкчылык буенча Федераль агентлык җитәкчесе Андрей Крайний җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.
Аерым алганда, әлеге чарада балыкчылык буенча Федераль агентлык һәм табигатьне саклау иҗтимагый оешмалары ягыннан агентлыкның Урта Идел территориаль идарәсе башлыгы Василий Павловский белән дәүләт контроле, күзәтчелеге, саклавы, су биологик ресурсларын яңадан эшләп чыгару һәм балыкчылык эшен җайга салу идарәсе җитәкчесе Михаил Куманцов, “Зеленый мир” һәм “Экологическое досье России” газеталары баш редакторы, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының Югары экологик советы президиумы әгъзасы Марк Борозин катнашты, Татарстан ягыннан – ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, ТР хайваннар дөньясы объектларн саклау һәм куллану буенча идарәсе башлыгы Александр Кадаш, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов.
Президент Резиденциясенең сөйләшүләр залында барган әлеге очрашуның башында республика җитәкчесе, балыкчылык хуҗалыгын үстерү өлкәсенә югары җитәкчелек соңгы елларда беренче тапкыр шундый зур игътибар күрсәтә, республикада балыкчылык буенча мондый утырышның беренче тапкыр гына үткәрелүе, дөрес, элек шуңа омтылышлар булды, дип билгеләп үтте. “Балыкчылык промыселы оештырылганда ясалма сулыклар барлыкка китерү мәсьәләсе илдә әледән-әле күтәрелә килде, сәбәпләре дә төрле иде, мәсәлән, халыкны азык белән тәэмин итү – шуларның берсе, әмма бу эш бик җитди һәм зур чыгымнар таләп итә. Шуларга өстәп, эш үтә четерекле, дияр идем, чөнки балыкны дөрес үрчетү, саклау, үстергәнен тотып алып эшкәртү, моның өчен балыкчылык хуҗалыклары төзү... кыскасы, куелган бурычны үтәү җиңел булмас”, - дип, фикерләре белән уртаклашты.
Ничек кенә булмасын, Татарстан Президенты “2010-2013 елларда Татарстан Республикасында балык тоту хуҗалыгы комплексын үстерү” республика максатчан программасын гамәлгә ашыру ният-омтылышларын хуплап, бу эш республикада бик теләп башкарылачагын ышандырып әйтте. “Шуның кадәр су өслеге була торып, билгеле, мөмкинлекләрне нәтиҗәле файдалану зарур. Ләкин һәрнәрсәдә тәртип булырга тиеш, чөнки бездә табигатькә төкереп карау күзәтелә, электән үк килгән мондый карашны үзгәртү кирәк, гәрчә теләмәгәннәрне мәҗбүриләп булса да”, - дип басым ясап әйтте М.Шәймиев.
Ябык ишекләр артында барган сөйләшүдән соң Андрей Крайний белән шушы программаның Татарсатнда үтәлеше буенча җаваплы итеп билгеләнгән Равил Моратов журналистларның сорауларына җавапларында түбәндәге мәсьәләләрдә ачыклык керттеләр. Сөйләшүләрдән канәгать калган Федераль агентлык җитәкчесе сүзләренчә, Татарстан нинди эшкә алынса да, аны, һичшиксез, үти, шуңа күрә, икътисади кризис булуга да карамастан, республикада балыкчылык хуҗалыгы комплексын үстерү максатчан программасының үтәләчәгенә аз гына да шик юк. Балыкның промысел төрләреннән яңалары барлыкка киләчәк, халыкка эш урыннары булачак, республикада балыкны ризык итеп куллану 2,5-3 тапкырга артачак, дип шәрехләде А.Крайний.
Р.Моратов аңлатканча, программа 2 этаптан тора: табигый һәм ясалма юл белән балык үрчетү, биоресурсларны нәтиҗәле куллану, һәвәскәр балык тоту спортын үстерү, киләсе навигациядән балык үрчетү буенча йөзмә завод эшләтеп җибәрү (ул 2-4 млн. төрле маймычлар үстереп чыгарырга тиеш); кече һәм урта бизнесны җәлеп итеп балык эшкәртү сәнәгатен һәм “Океан” кибетләре челтәрен үстерү.
А.Крайний, программаны финанслау 3,8 млрд. сумга төшәчәк, шуның 2,8 млрд. сумы - бюджеттан тыш акча, шулай ук федераль бюджеттан субсидияләр каралачак, дип ачыклык кертте. “Балыкчылык хуҗалыгы өлкәсендә проектларын җәелдерәчәк компанияләргә “Россельхозбанк” аша кредитлар алуда ярдәм күрсәтеләчәк, бу максатка банк тарафыннан быел 20 млрд. сум резерв калдырылган, киләсе елга ул сумма тагын да артачак. Кредитларны банк елына 17,5 процент белән бирсә, аның 8 процент чамасын федераль бюджет каплаячак. Шул рәвешле, инфляцияне исәпкә алып санасак, бизнес процентсыз кредит алачак дигән сүз”, - дип шәрехләде ул. Моннан тыш, программа үтәлешендә фәннең зур ярдәме булачак, дип ышандыра балыкчылык буенча Федераль агентлык җитәкчесе.
Сөйләшүдән соң кунаклар Казан Кремле музей-тыюлыгы белән танышып йөрде, Благовещение соборында һәм Кол Шәриф мәчетендә булды.
Көн ахырына А.Крайнийның республикада булу программасы буенча балыкның промысел төрләре уылдык чәчә торган урыннарны, шулай ук Куйбышев һәм Түбән Кама су саклагычларын вертолеттан карап-күзәтеп чыгу планлаштырылган. Иртәгә исә “Чистые луга” дәүләт табигать заказнигы һәм “Кама Аланы” парк зонасы территорияләрендә балыкның төп промысел төрләре уылдык чәчү урыннарын карап йөрү күздә тотыла.