М.Шәймиев: “Мәгариф системасы илнең алга таба үсешендә әйдәп баручы роль уйнарга тиеш”

2009 елның 14 июле, сишәмбе

Агымдагы елның 20 маенда ТР Президентының “2010-2015 елларга Татарстанда мәгариф системасын үстерү комплекслы дәүләт программасын эшләү һәм гамәлгә ашыру буенча комиссия турында”гы боерыгы дөнья күрде. Комиссиягә Президент Минтимер Шәймиев рәислек итә. 14 июль көнне Кремльдә Президент рәислегендә әлеге комиссиянең беренче утырышы узды. Аның эшендә рәис урынбасарлары - ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов, РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Исаак Калина, Россия мәгариф академиясе академигы, Мәскәү шәһәре Хөкүмәтенең Ачык мәгариф институты ректоры Алексей Семенов, комиссиянең башка әгъзалары катнашты.

Минтимер Шәймиев үзенең кереш чыгышында ассызыклап узганча, Татарстанда хәлиткеч роль уйнаган берничә Президент программасы гамәлгә ашырылап, алар намус белән үтәлә. Тузган торакны бетерү, социаль ипотека программалары әнә шундыйлардан. 2010-2015 елларга республикада мәгарифне үстерү буенча дәүләт программасы да Президент программасы статусын алып, алар сафын тулыландырырга тиеш дип уйланылган. Ул бүгенге шартларда мәктәп эскәмиясеннән конкурентлы шәхес формалаштырып, аны алга таба үстерүгә юл ачарга тиеш.

Президент белдергәнчә, бу программа интеллектуаль һәм матди яктан зур чыгымнар сораячак. Шуңа карамастан, республика аны эшләүне өстенлекле бурыч итеп алган. “Вакыт бик тиз ага. Хәзер башка төрле иҗтимагый стройда, үзгә икътисади шартларда яшибез. Шул шартларда мәгариф системасы илнең алга таба үсешендә әйдәп баручы роль уйнарга, тагын да күбрәк җавап бирергә тиеш”, -дип аңлатты Татарстан башлыгы. Минтимер Шәймиев фикеренчә, совет чорында мәгариф гамәлдәге системага тулысынча җавап биргән, хәтта алга китеп тә үскән. Инде совет чорыннан соң шактый вакыт узды, яңа ирекле буын формалашты. Бүген заман мәгариф системасыннан төрле юнәлешләр буенча башка төрле әзерлек таләп итә. Президент ассызыклаганча, мәгариф системасындагы реформа барлык реформалар арасында иң катлаулысы. Аның алга китеше инфраструктура үсеше, җиһазландыру белән генә чикләнә алмый. Республика үз вакытында барлык мәктәпләрне компьютерлаштыру эшен илдә беренче башкарып чыкты. Белем учакларында укучылар һәм мөгаллимнәр өчен барлык шартлар тудырыла. Республикада һәр елны яңа мәктәп төзелә. Ел саен 30 дистәләп яңа мәктәп сафка бастырылып килде. База мәктәпләре булдыру, аларга укучыларны китерү өчен авылларда юллар салу, автобуслар белән тәэмин итү дә хәл ителгән. Президент белдергәнчә, бүген мәгариф системасында төп проблема белем йортларын җиһазландыруда түгел, ә белем бирүнең ничек куелышында. Иң мөһиме: балаларга ничек белем бирергә һәм нәрсәгә өйрәтергә дигән сорауларга җавап табуда. Президент сүзләренә караганда, республикада укытучыларга эшләү өчен тормыш-көнкүреш шартлары тудыру буенча проблемалар юк. Ләкин шул ук вакытта аларның мәктәпләрдә ныгып калуы белән проблема бар. Укытучыларны мәктәпкә беркетү мәсьәләсе чишелер. Мәктәп эскәмиясеннән соң балалар алган белемнәре белән кая барыр? Төрле юнәлештәге белем йортлары республикада җитәрлек анысы. Югары уку йортлары, урта махсус белем йортларыннан нинди бала белән эшләгәнне белү, югары сыйфат таләп ителә.

“Дөньяда капитал идарә итә. Озак еллар яшәгәннән соң моңа инана барабыз. Ныклы үсештәге илләрдә кеше капиталының роле әйдәп баручы”, -дип ассызыклады Президент. Аның сүзләренә караганда, без бүген конкурентлыкка сәләтле булу турында хыялланабыз, үзебез үк Көнбатыштан техника һәм технологияләр сатып алабыз. Республика башлыгы белдергәнчә, аларның әйбәт җиһазлар, технологияләр булуы шик уятмый. Тик моңа шатлану урынсыз. “Читтән сатып алынганны казаныш дип санарга ярамый. Аны үзебез җитештерә белергә тиешбез. Моңа алынырга вакыт”,-дип белдерде ул.

Президент 2010-2015 елларга мәгариф системасын үстрерү буенча дәүләт программасының тирән эчтәлекле булырга тиешлегенә басым ясады. Аның концепциясе әзерләнеп расланганнан соң, нәрсә эшләнәсе документта конкрет рәвештә еллап язылырга тиеш.


Президент рәислегендәге комиссиянең бүгенге утырышында ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов 2010-2015 елларда Татарстанда мәгариф системасын үстерү стратегиясе концепциясен тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International